Корпункт:
Зәйдә яшәүче Ефросинья Стоговага 19 сентябрьдә 100 яшь тулды. Ефросинья Александровнаны бер гасырлык юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм мәдәният идарәсенең автоклуб хезмәткәрләре килде. Алар ветеранның хәл-әхвәлләрен сорашты, изге теләкләр юллап, бүләкләр тапшырды.
Ул чор кешеләре өстенә төшкән бар авырлык, алар күргән ачлык-хәерчелек тә, берсеннән-берсе авыр хезмәтләр дә Ефросинья әбине дә читләтеп үтмәгән. Ул – Октябрь революциясе, күмәк хуҗалыклар оештыру, Бөек Ватан сугышы һәм социализм төзү кебек тарихи вакыйгаларның тере шаһиты. Район җитәкчеләре йөз яше белән котларга килгәнгә сөенеп, аларга да хәерле озын гомер теләде гасыр яшьтәше.
