Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Зәйдә яшәүче Ефросинья әбигә 100 яшь тулды

Зәйдә яшәүче Ефросинья әбигә 100 яшь тулды

Корпункт: 
Заинский

Зәйдә яшәүче Ефросинья Стоговага 19 сентябрьдә 100 яшь тулды. Ефросинья Александровнаны  бер гасырлык юбилее белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм мәдәният идарәсенең автоклуб хезмәткәрләре килде. Алар ветеранның хәл-әхвәлләрен сорашты, изге теләкләр юллап, бүләкләр тапшырды.

Ул чор кешеләре өстенә төшкән бар авырлык, алар күргән ачлык-хәерчелек тә, берсеннән-берсе авыр хезмәтләр дә Ефросинья әбине дә читләтеп үтмәгән. Ул – Октябрь революциясе, күмәк хуҗалыклар оештыру, Бөек Ватан сугышы һәм социализм төзү кебек тарихи вакыйгаларның тере шаһиты. Район җитәкчеләре йөз яше белән котларга килгәнгә сөенеп, аларга да хәерле озын гомер теләде гасыр яшьтәше.

 

Опубликовано 21 September, 2016 - 12:49 пользователем Долгова Светлан...

Source URL (modified on 21/09/2016 - 12:49):https://tatfrontu.ru/tt/news/zyd-yashuche-efrosinya-big-100-yash-tuldy-2