Кичә район Мәдәният йорты сәхнәсендә Борис Васильевның “А зори здесь тихие...” әсәре буенча спектакль премьерасы булды.
Спектакльне район башкарма комитеты финанс ярдәме белән Болгар балалар сәнгать мәктәбе коллективы (режиссер – театр бүлеге укытучысы Людмила Микшина) Мәдәният йорты хезмәткәрләре белән бергә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап куйган. Төп рольләрне сәнгать мәктәбе хезмәткәрләре һәм чакырылган үзешчән артситлар уйнады, алар арасында – район үзәк хастаханәсе табиблары Людмила һәм Сергей Ермиловлар, 2нче мәктәп укытучысы Ольга Выжленкова, авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Елена Авдонина һәм башкалар. Барлык тамашачылар диярлек бу әсәр һәм аның буенча төшерелгән фильм белән яхшы таныш булса да, спектакль аларга сугыш еллары атмосферасын тоярга мөмкнилек биреп, зур тәэсир калдырды. Ул дәһшәтле елларда ирләр белән бергә япь-яшь кызлар да кулына корал алып Ватанны саклаган. Алар бу ике пәрдәле сугыш турында драманың төп геройлары булдылар. Рита Осянина, Женя Комелькова, Соня Гурвич, Лиза Бричкина, Галя Четвертак һәм аларның командиры Федот Евграфович сугышның бер күренешен генә яктыртып, җиңүнең нинди зур корбаннар бәрабәренә яулануын күрсәттеләр.
Тамашачылар артистларга кайнар алкышларын кызгамадылар, ә спектакль ахырында аларны аягүрә сәламләделәр. Район башлыгы Камил Нугаев да спектакль куючыларга зур рәхмәт әйтте.