Бүген Кичучат авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм китапханә мөдире тыл хезмәтчәне 15 декабрь 1930 елны туган Шакирҗанова Миннур Миннегата кызына бардык. Анарга сәламәтлек, оптимизм һәм күңел күтәренкелеге теләдек. Ул сугыш һәм сугыштан соңгы чорның авыр ачлык еллары турында сөйләде, әти-әниләрен, фронтта һәм тылда һәлак булган абый-апаларын искә алды. Соңыннан ул безгә җылы теләкләрен җиткерде, акыллы тормыш киңәшләрен бирде, аңа карата булган игътибарлары һәм кайгыртучанлыклары, аларны онытмаулары, хәлләрен белешеп торулары, күңел җылысы бүләк итүләре өчен ихлас рәхмәт әйтте. Сугыш турында хикәяләрне чиксез рәхмәт белдереп тыңлыйсың. Очрашу вакытында хисләр тулып китә, ул куркыныч көннәр турындагы хикәяләрне чиксез рәхмәт белдереп тыңлыйсың. Кызганычка каршы, ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре мондый ачы кыйммәтләр белән яулап алынган дөньядан китә бара.
Җиңүчеләр буыны алдында безнең бурыч – сугыш турында тарихи истәлекне саклап калу, алар фашист Германиясен Җиңүгә керткән өлешләре, сугыш һәм сугыштан соңгы елларда башкарган хезмәтләре һәм бүгенге буын тыныч күк астында яшәү хокукы өчен чын күңелдән хөрмәт һәм рәхмәт белдерү.
Кичучат авыл мәдәният йорты