Безнең авылда зур һәм тату Сәлимҗановлар гаиләсе яши. Алар авылда абруйлы, эшчән, намуслы. Үткән гасырда Бөек Ватан сугышы башлангач, гаиләдән башта әти кеше китә.Аннан соң олы улларына чират җитә. Алар повестка алгач, колхоздагы эшләрен, гаиләләрен калдырып, туган илне фашистлардан коткарырга ашыгалар. Авылда калган әнисенә, гаиләләренә, туганнарына сугыш тынып торганда хат язып торалар. Өчпочмаклы солдат хатларын авылда зур түземсезлек белән көтеп торалар, әлбәттә. Үз чиратында Сәлимҗановларның батыр йөрәкле уллары туганнарыннан килгән хатларны бик кадерләп кесәләрендә саклыйлар, сугыш тынып торган арада аларны кабат-кабат укыйлар. Шулай зур өметләр белән ир-атлар фашистларны тар-мар иткәндә, туганнары аларны сагынып, кире әйләнеп кайтуларын көткәндә Сәлимҗановларның төп йортына кайгылы хәбәр килеп төшә. Гаилә башлыгы Гаяз агай Сәлимҗанов сугыш кырында батырларча һәлак була. Уллары әтиләре өчен немецлардан үч алырга теләп, тагын да күбрәк кыюлык күрсәтеп, үзләре дә туган якларыннан читтә, сугыш кырында газиз башларын салалар.
1944 нче елда гаиләнең төпчек улы Шакир да әтисе һәм абыйларына алмашка сугышка китә. Ул башта сержантлар курсында укып, сугыш алып бару серләренә өйрәнә. Аннан соң аны сугышның алгы линиясенә җибәрәләр. Шакр үзе өчен һәм һәлак булган әти, туганнары өчен дә сугышканын һәрдаим истә тота. Тик бер генә уй аны алга табан әйди: курыкмаска, үз-үзеңне аямаска, җиңүне тизләтергә, туган якларга исән-имин әйләнеп кайтырга, әнисенә һәм туганнарына терәк булырга. Бу уйлар аңа ач торырга да, сугышта дошманга карата аяусыз булырга, ватанпәрвәр булып калырга даярдәм итә. Ләкин бер мизгел бөтен дөньяны, күз алдын дөм карңгы итә Шакирның. Башына, фашистлар белән бәрелештә снаряд кыйпылчыгы эләгә. Аның башы чәрдәкләнә, йөзендә бик күп яралар була. Авыр хәлдәге сугыш батырын иптәшләре госпитальгә илтеп өлгерәләр. Анда алтын куллы хирурглар берничә катлаулы операция ясыйлар. Шакир исән кала, ләкин инде мәңгелеккә сукыр. Өстәвенә, йөзендә бик тирән яралардан ямьсез эзләр кала. Ә йөрәгендә инде берничек тә төзәтә алмаслык үзәк өздергеч яралар хасил була. Ә бит Шакир авылда иң чибәр, эшчән егет була. Аны авылда бөтен кеше хөрмәт итә. Яраткан кызы көтәргә вәгьдә биреп калган була. Госпитальдә җан һәм тән яраларыннан яфаланып ятканда, авылга өчпочмаклы кара хат килеп төшә. Анда Шакир Сәлимҗановның сугыш кырында батырларча һәлак булуы турында хәбәр ителә. Ләкин, егет авыр хәлдә булса да, исән кала! Аның турында ялгыш мәгьлъмат бирәләр. Бу турыда Шакирның хәле арулангач, үзенә дә хәбәр итәләр. Яп-яшь сукыр егет хәзер нишләсен?! Йөзендә таза чагындагы матурлыкның эзе дә юк. Шакир көзгедән үзен күрмәсә дә, бармаклары белән битендәге тигезле-тигезсез төзәлгән яра эзләрен капшап карап, үзенең нинди хәлдә калуын бик яхшы аңлый. Әнисе, туганнары, сөйгән яры аны бит хәтта танымаячаклар да... Үлем хәбәре дә булгач, мондый хәлдә Шакир авылда күренеп йөрмәскә карар кыла. Барысының да хәтерендә чибәр, таза булып калыйм ди ул. Озак вакытлар госпитальдә ята, аннан соң аны инвалидлар интернатына җибәрәләр. Анда баянда уйнарга өйрәнә, концертларда аккомпаниатор булып эшли. Өйләнә. Шулай итеп, бераз тормыш көйләнә. Ләкин Шакирның бик тә авылга кайтасы, әнисенең тавышын ишетәсе килә. Анасы исән чакта, күрешеп калырга кирәк дип, алдан хәбәр биреп, авылына юнәлә.Ләкин үзнең гарип, сукыр калуын хәбәр итми. Аны поезддан каршы алырга әнисе, туганнары килә. Поезддан төшкән дистәләрчә пассажирлар арасыннан Шакирны күреп алып, әнисе җан ачыргыч тавыш беләнкычкырып җибәрә: “Улым, Шакирым, син исән! Матурым минем!”
Ульданова Залира Барый кызы,
10 нчы мәктәпнең
туган тел (татар теле) укытучысы