- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бу көннәрдә тыл хезмәтчәннәре, хезмәт ветераннары Никольскидан Александра Сорокина үзләрен туксан яшьлек юбилейны билгеләп үттеләр.
Лаеклы тормыш юлын үткән кеше. Александра Федоровна гомере буе мәктәптә башлангыч класслар укытучысы булып эшләгән, Никольскидагы шактый балалар өчен серле белем дөньясына юл ачарга ярдәм иткән. Сугыш елларын да, сугыштан соңгы авырлыкларны да күп күрергә туры килгән, шуңа карамастан, сынауларны намус белән үтә алган.
Бу гомер бәйрәме белән ветераннарны район башлыгы урынбасары Сергей Тюнев, социаль хезмәт вәкилләре, якыннары һәм туганнары җылы котлады. Юбилярларга Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Камил Нугаев исеменнән котлау открыткалары, азык-төлек тутырылган пакетлар һәм чәчәкләр тапшырдылар.