- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Илебез халкы Бөек Җиңү бәйрәмен каршыларга әзерләнә. Сугыш уты тынуга 70 ел үтсә дә, кешеләр күңелендә бу коточкыч фаҗигале еллар онытылмый.
Минем дәү әнием Клара Җәмил кызы үзенең әтисе, минем олы бабам турындагы истәлекләрне һәрвакыт зур дулкынлану белән сөйли.
Минем олы бабам Хәсәнов Җәмил Кыям улы Әлки районы Әхмәт авылында 1908 елда туган. Әтисе авыл мулласы була. 1917 елгы вакыйгалар ваемсыз балачакны оныттырган. Себергә сөрерләр дип куркып, әтисе гаиләсен Урта Азия якларына алып китә. Иделдә пароходта барганда 9 яшьлек бабама тиф эләгә. Самара тирәсенә җиткәч, аның хәле бөтенләй авырайган, терелүенә өмет калмаган баланы әти-әнисе хастаханәдә калдырып китәләр. Ләкин бабамның гомере бетмәгән була, күрәсең, дәвалап, аякка бастыралар һәм балалар йортына бирәләр. Шунда укып белем ала, укытучылар институтын тәмамлый.
Яшь егетне ул вакыттагы Куйбышев районы Әҗмәр авылына эшкә билгелиләр. Монда авылның иң матур кызына өйләнеп, гаилә кора. Алар ике ул һәм ике кыз үстерәләр.
1941 елда сугыш башлангач, бабам армиягә җибәрүләрен сорап, хәрби комиссариатка килә. Ләкин Ямбакты мәктәбе директоры булып эшләгән бабама бронь бирәләр. Фронтка аны 1942 елның апрелендә генә алалар.
– Әти Калининград фронтында хезмәт иткән. Ул татар телендә чыга торган “Алга, дошман өстенә!” дигән газетаның корректоры була, – дип сөйли дәү әнием һәм безгә бабам архивында сакланган шушы газетаны күрсәтеп.
Сугышчыларның батырлыгы турында сөйләүче газетаны фронт сызыгыннан ерак түгел землянкада чыгаралар. Татар телендә чыгарыла торган газетаны сугышчыларга тиз арада ирештерү өчен төннәр буе эшлиләр. Газеталар хәтта үзбәк, казах һәм башка телләрдә дә чыга. “Ут эчендә калган шәһәрләр әле дә күз алдында, анда җимерелмәгән бер генә йорт та калмаган, хәтта ташлар да яна иде кебек, –“ дип сөйли торган була бабам.
Ул үзе дә берничә тапкыр яраланган, госпитальләрдә ятып чыккан, кабат алгы сызыкка киткән. Бабам Шәйхи Маннур, Афзал Шамов кебек күренекле язучылар белән иңгә-иң куеп эшләгән. Алар иҗади хезмәтләрендә үзләренең бөтен рухи көчләрен, җиңүгә омтылышларын чагылдырырга тырышканнар.
Бабамның язучылар белән дуслыгы сугыштан соң да дәвам иткән. Аның архивында язучылар имзалаган хатлар, китаплар бар. Ул аларны күз карасыдай кадерләп саклаган, алып укый торган була.
1944 елда Кенигсберг шәһәре өчен барган сугышларда бабам каты яралана. Ут астыннан аны дуслары алып чыга һәм лазаретта калдыралар. Командиры исәннәр арасыннан сугышчан иптәшен таба алмагач, туганнарына бабамның батырларча һәлак булуы турында хат язып сала.
Ләкин батыр солдат бу юлы да исән кала. Җиңү көнен ул госпитальдә каршылый. Күкрәген орден, медальләр бизәгән бабам туган ягына 1945 елның августында гына кайта. Аның кайту хәбәрен ишеткән карт әбием ышанмыйча, балаларын ияртеп бабам каршына йөгерә. Кулында бабамның һәлак булуы турында “похоронка”, ә үзе: ”Ходаем, догаларым барып ирешкән икән”, – дип туктаусыз кабатлый...
Тыныч тормышта да бабам сугыш яраларыннан озак азаплана. Түзә алмаслык әрнетеп, тәненнән тимер ярчыклар чыга. Сугыштан соң үзенең укытучылык эшен дәвам итә. Ул җитәкләгән мәктәпләр һәрвакыт алдынгылар рәтендә йөри.
Сугыштан соң аларның тагын ике балалары туа. Иң кечесе – минем дәү әнием. Ул да әтисе эшен дәвам итә, башта укытучы, ә аннары мәктәп директоры булып эшли, әтисе турындагы истәлекләрне кадерләп саклый һәм безгә, оныкларына, тапшыра.
Без кадерле бабабыз Хәсәнов Җәмил Кыям улының батырларча сугышуын, Бөек Җиңүгә үзеннән зур өлеш кертүен беркайчан да онытмабыз.
Салават Хәйретдинов,
Әлки районы Базарлы Матак урта мәктәбе