- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Шәhәребезнең 104 еллык бай тарихлы М.К.Таhиров исемендәге №1 урта мәктәп елъязмасында җитәкче булып эшләгән шәхесләр аерым урын алып тора. Шуларның берсе - Каюмов Фатыйх Каюм улы.
Фатыйх Каюм улы1924 елның 16 нчы маенда хәзерге Буа районы Яңа Шәйморза авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч белемне авыл мәктәбендә ала, укуын җидееллык күрше авыл мәктәбенә биш чакрым җәяү йөреп дәвам итә. Мәктәпне «яхшы» билгеләренә генә тәмамлап, ун сум акча белән бүләкләнә.
Фатыйхның урта белем алырга теләге зур була. Ата-анасы аны җибәрергә теләмәсәдә, район үзәге ЯңаШәйморзада квартирада бер почмакка урнашып укый, әмма 8 сыйныфны гына тәмамлый ала. 1939 нчы елда үз авылларында колхозда эшли башлый. Фатыйх Кызыл Армия сафына алынгач, укымышлы солдатны полк мәктәбенә кече командирлар курсына укырга җибәрәләр. 1943 нче елның июнь аенда, укуын тәмамлагач, аны снайперлар бүлегенең командиры итеп билгелиләр. Беренче мәртәбә ул Калинин фронтында 1943 нче елның август аенда 30 сугышчыдан торган снайперлар подразделениесендә сугыша. Великие Луки шәһәрен фашистлардан азат итүдә катнашып, «Батырлык өчен» медаленә лаек була. Фашистларны СССР чикләреннән куып,Германия җирләрендә дә сугыша. «Кёнигсбергны алган өчен», «Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре һәм I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.
Фатыйх Каюм улы сугыш тәмамлангач, 1946 нчы елда демобилизацияләнә һәм Будённый район Башкарма Комитеты сәркатибе булып хезмәт итә башлый, үзлегеннән укып урта мәктәп аттестаты ала (экстерн рәвештә). 1950 нче елда Казанда партия мәктәбен «отлично»га тәмамлап, ул республиканың төрле районнарында партия һәм совет органнарында эшләвен дәвам итә, бер үк вакытта Казан дәүләт педагогия институтында читтән торып укып, тарих укытучысы дипломы ала.
Фатыйх Каюм улы 1965 нче елда Әлмәтнең 3 нче мәктәбенә мөдир итеп билгеләнә. 1970 нче елдан 1 нче татар урта мәктәбе мөдире вазифасын башкара, шул ук вакытта тарих фәнен укыта. 1985 нче елда персональ пенсионер дәрәҗәсендә лаеклы ялга чыксада, тарих дәресләрен алып баруны дәвам итә. Шәһәрнең Ветераннар советы аны яшьләрне тәрбияләү комиссиясе җитәкчесе итеп билгели.
Фатыйх Каюм улының тыныч тормыш вакытындагы хезмәтләредә Хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә: аның күкрәгендә Почёт Билгесе ордены, «Хезмәттәге батырлык өчен» медале (1970) балкый. Аңа «Халык мәгарифе отличнигы» билгесе (1974), «РСФСРның атказанган мәктәп укытучысы» (1984), «Хезмәт ветераны» (1984) исемнәре бирелә. Әлмәт муниципаль районы хакимиятенең «Намуслы хезмәт өчен» һәм «Хөрмәтле ветеран» (2010) билгеләренә лаек була.
Гимадиева Илсөя Илдар кызы
М.К.Таhиров исемендәге №1 урта мәктәп укытучысы