9 декабрьдә Россиядә Ватан Каһарманнары Көнен ( Каһарманнар Көне) билгеләп үттеләр.
Бу истәлекле көнне халкыбыз ил азатлыгы өчен корбан булган батырларны искә ала. Каһарманнар даны мәңгелек. Туган җиребезнең бөтенлеге, халкыбызның исәнлеге, киләчәк буыннарның бәхетле тормышы өчен сугыш кырларында кемнәр генә башларын салмаган! Аларның исемнәрен тарих безгә үзе озак еллар аша саклап килә. Аларның батырлыгы буыннан буынга үрнәк булып тапшырыла.
Чыннанда, Ватан Каһарманнары көнендә шәһәребездә үткәрелгән чаралар әнә шул хакта сөйли. Габдулла Тукай исемендәге балалар Үзәк китапханәсендә яшь армиячеләрнең антын кабул итү тантанасы узды. Әлеге чарада Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов, Әлмәт шәһәре һәм районының хәрби комиссары Ришат Сабиров катнашты. Район башлыгы 5нче гимназия һәм 16нчы урта мәктәптән килгән яшьармиячеләр алдында чыгыш ясады. Аларга, сайлаган юлларында уңышлар теләп, үзенең хәер-фатихасын бирде.
- Яшьармиячеләр хәрәкәтен торгызу - ул ата-бабаларыбызның данлы сугышчан традицияләрен дәвам итү, - диде ул. – Яшьармиячеләр сафында булу –ул сезнең Ватанга хезмәт итәргә әзер булуыгызны күрсәтә.
Район башлыгы балаларга сайлаган юлларында уңышлар теләде. «Йөрәкләре ватанпәрвәрлек хисе белән сугарылган яшьләр, юллырында нинди генә кыенлыклар очратсалар да, җиңеп чыгарга сәләтле булып үсәләр»,-диде ул.
Хәрби комиссариат башлыгы Р.Сабиров та яшьармиячеләргә үзенең теләкләрен җиткерде. «Бүген төп бурычыгыз - мәктәптә тырышып уку, ныклы белеем алу, әти- әниләрегезгә терәк булып үсү, киләчәктә биргән антыгызга тугъры булып калу»,- диде ул.
Яшьармиячеләр антын 5 нчегимназиянең 11 нче сыйныф укучысы Умар Гизатуллин кычкырып укыды. Укучылар тантаналы рәвештә Ватаныбызга тугъры булырга, яшьармиячеләр уставы кагыйдәләрен үтәргә, укуда һәм спорта алдынгы булырга, илебез азатлыгы өчен көрәштә корбан булган каһарманнар истәлеген сакларга, көчсезләрне якларга, халкыбызның тарихи һәм сугышчан дан традицияләренә тугъры булырга ант бирделәр.
Римма Ильинична Хәйретдин кызы,
Закирова Мәдинә Нургата кызы,
5 нче гимназия