- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Әтнә районы Күәм авылында гомер кичерүче Бибинур әби Хәбибуллинага 90 яшь тулды.
Тумышы белән Кукмара районы Чишмәбаш авылыннан булган Бибинур апаның гомер кичергән бу авылга килен булып төшкәненә дә инде алтмыш елга якын гомер узган.
Авыр балачак, сугыш арты еллары, ачлык, ялангачлык – болар барысы да еллар тузаны артында калса да, бу буын кешеләре өчен хәтергә сеңеп калган иң ачы хатирәләрнең берсе. Гомерен күмәк хуҗалыкка хезмәткә багышлаган, шул ук вакытта ул чорда яшәгән башкалар кебек үк йорттагы хуҗалыгын алып барган, балаларын үстергән олы буын вәкиле буларак Бибинур әбекәй өчен дә боларның берсе дә ят түгел. Тормыш иптәше белән ике бала – улы Илгизәр белән кызы Нүрияне тәрбияләп үстергәннәр. Бүген дә Бибинур апа әнә шул балалары тәрбиясендә. Килене Фәния дә үз әниседей якын күреп хөрмәтли, тәрбияли аны.