- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бөек Ватан сугышының 4 елы илебез халкы өчен бик авыр булды, бу чорда бик күп кеше һәлак булды. Һәр гаиләдә диярлек кемдер сугышкан, яки Җиңү хакына тылда хезмәт иткән. Сугыш башланганда әбием Нигматуллина Энҗе Нигъмәт кызына нибары 14 яшь иде. Ул вакытта ул Уразай авылында яшәгән.
Минем әбием Нигъмәтуллина Энҗе Нигъмәт кызы 1931 елның 22 нче февралендә туган. Сугыш вакытында тормыш бик авыр булган.
Әбием: «7 кешедән торган гаилә яшәгән йорт кечкенә, ризык бик аз иде. Әти-әни гади эшчеләр. Без фронт өчен носки бәйләдек. Чигәргә белмәгәннәр тиз өйрәнделәр һәм эшкә урнаштылар. Ә мин мәктәптә укытучы булып эшләдем»,- дип сугыш елларында кичергәннәрне бик еш искә төшерә.
Әбием күп кенә медальләргә лаек булды. Озак еллар намуслы хезмәте өчен ‒атказанган хезмәт ветераны. Минемчә, сугыш‒ бик куркыныч нәрсә. Минем әбием‒ тыл ветераны. Аңа фатир бирделәр. Бүгенгекөндә ул кызы белән бу фатирда бергә яшиләр. Хәзер аңа 92 яшь.
Рахмаева Люзия,10 нчы сыйныф укучысы,
Рахмаева Лилия Фирдәвес кызы,
21 нче мәктәпнең туган (татар) тел укытучысы