Арчада яшәүче Люция Исмәгыйлева редакциягә килде.
— Безнең әти Нури Садыйков сугыш ветераны, шуның турында шигырь язып алып килдем, — диде ул.
Әти
Мин күрмәдем сугыш көннәрен,
Мин сизмәдем сугыш эзләрен.
Әмма ләкин әти сөйләгәннәр,
Китми күңелемнән төннәрен.
Окопларда яткан минутларын,
Бер ипине күпкә бүлгәннәрен,
Казах, татар, урыс бергә булганнарын
Гел сөйләде әти белгәннәрен.
Авыр көннәр булды, кызым, диде,
Әмма йөрәккәем курыкмады!
Көттек җиңү килер диеп,
Без чигенәбез дигән сүз булмады!
— Әти 1989 елда үлде, — дип сөйләде Люция ханым. — Арча элеваторында төзүче—ташчы булып эшләде. “Колос” клубын төзүдә катнашты. Клуб исемен әтигә мин әйттем. Чыгышы белән Иске Кишеттән ул. Әти безнең бик әйбәт, булганына канәгать булып яши торган кеше иде. Тап—тар бер бүлмәле фатирда яшәдек. Өч кыз үстек. Фатир да сорый белмәгән. Хөкүмәт кайгыртуын күрә алмыйча үлеп китте. Әни дә (Рабига) мәрхүм инде. 50 ел бергә гомер иттеләр. Сугыш ветераннарына, тылчыларга фатир бирелгән яңа йортларга карасам, күңелем тула. Безнекеләр бу рәхәтлекне күрә алмады… Әти безнең сугыштан пуля белән кайтты. Кайткач, беләгеннән пулясын алдырган. Әни пуляны, кул яулыгына төреп, сандык төбендә саклаган, үскәч шуны безгә күрсәтте. Шуны күргәч, әти безнең белән бергә елады… Эх, Җиңүнең 70 еллыгын күрә алмадылылар.
