Корпункт:
Сугыш һәм хатын-кыз төшенчәләре тәңгәл килми сыман. Ләкин Бөек Ватан сугышы хатын-кызларны да, балаларны да үз эченә өермәдәй бөтереп алган. Сарман районыннан байтак хатын-кыз якташларыбыз бу өермә эчендә калгән. Алар аш пешерүчеләр, элемтәчеләр, медицина хезмәткәрләре һәм башка бик күп вазыйфалар үтәп Җиңүне якынайтуга көч куйганнар. Шушы батыр якташларыбызны искә алып, "Сугыш хатын-кыз йөзле түгел" акциясенә кушылып китапханәләрдә, музейларда, мәктәпләрдә төрле чаралар, күргәзмәләр уза. Хатын-кызларыбызның батырлыгы, сабырлыгы үсеп килүче буынга үрнәк булып тора.