Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Якташларыбызның батырлыгын искә алып

Якташларыбызның батырлыгын искә алып

Корпункт: 
Сармановский

Сугыш һәм хатын-кыз төшенчәләре тәңгәл килми сыман. Ләкин Бөек Ватан сугышы хатын-кызларны да, балаларны да үз эченә өермәдәй бөтереп алган. Сарман районыннан байтак хатын-кыз якташларыбыз бу өермә эчендә калгән. Алар аш пешерүчеләр, элемтәчеләр, медицина хезмәткәрләре һәм башка бик күп вазыйфалар үтәп Җиңүне якынайтуга көч куйганнар. Шушы батыр якташларыбызны искә алып, "Сугыш хатын-кыз йөзле түгел" акциясенә кушылып китапханәләрдә, музейларда, мәктәпләрдә төрле чаралар, күргәзмәләр уза. Хатын-кызларыбызның батырлыгы, сабырлыгы үсеп килүче буынга үрнәк булып тора.

Опубликовано 2 March, 2021 - 09:02 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 02/03/2021 - 09:02):https://tatfrontu.ru/tt/news/yaktashlarybyznyn-batyrlygyn-isk-alyp