Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Үзешчән шагыйрә, олы йөрәкле мөгаллимә, сугыш чоры баласы Рәхимова Вәзимә Зәки кызы районыбызның 90 еллыгы истәлек медаленә лаек булды

Үзешчән шагыйрә, олы йөрәкле мөгаллимә, сугыш чоры баласы Рәхимова Вәзимә Зәки кызы районыбызның 90 еллыгы истәлек медаленә лаек булды

Корпункт: 
Апастовский

Вәзимә апа Рәхимова котлаулар кабул итте.
Район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева һәм “Йолдыз“ (“Звезда“) газетасы редакторы Гүзәл Хилавиева Вәзимә апа Рәхимованы район җитәкчелеге исеменнән туган көне белән котлап кайттылар. “Апас районы оешуга – 90 ел“ истәлек медале, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырдылар, чәчәк бәйләме һәм җылы юрган бүләк иттеләр.
“Район Советы, башкарма комитеты, җитәкчебез Равил Хисаметдинов исеменнән туган көнегез белән котлыйбыз. Күренекле шәхес, үзешчән шагыйрә, тынгысыз кеше буларак районыбыз медале белән бүләкләнүгә сез лаеклы“, - диде район Советы аппараты җитәкчесе Роза Нурмиева.
 

 

Опубликовано 28 April, 2021 - 13:51 пользователем Ногманов Рамис ...

Source URL (modified on 28/04/2021 - 13:51):https://tatfrontu.ru/tt/news/uzeshchn-shagyyr-oly-yorkle-mogallim-sugysh-chory-balasy-rhimova-vzim-zki-kyzy-rayonybyznyn-90