1941-1945 еллар илебез өчен бик катлаулы чор була. Сугыш гадәти тормышны тамырдан үзгәртә. Күп кенә мәктәпләр җимерелә яки ябыла, калганнарында дәреслекләр, дәфтәрләр, кара, хәтта сыйныфларны җылыту өчен утын да җитми. Укытучылар фронтка китә, ә балаларга эшләргә һәм фронтка ярдәм итәргә туры килә.Әмма, шуңа да карамастан, укулар дәвам итә: җимерелгән мәктәпләрне сугыш беткәнче үк торгызалар, аларда педагогик югары уку йортлары студентлары укыта, балалар өчен дәреслекләр генә түгел, файдалы әсбаплар да чыгаралар.
Сугыш вакытында мәктәп диктантлар яза һәм мисаллар хәл итә торган урын гына түгел, ә ниндидер зуррак нәрсәгә әверелә.Мәктәпләрдә исән калырга ярдәм итәләр. Мәсәлән, Ленинградта дәресләргә килергә көч тапкан укытучыларга һәм укучыларга беренче блокада кышында азык-төлек карточкасыннан башка берәр тәлинкә аш биргәннәр. Кайбер мәктәпләрдә мохтаҗ укучылар өчен әйберләр һәм аяк киемнәре җыйганнар.
Фронтовикларның, эвакуацияләнгәннәрнең, сәламәтлекләре начар булганнарның балалары өчен мәктәп туклануы оештыралар.Мәктәп яны участокларында яшелчә бакчалары ясыйлар, аларны укытучылар да, укучылар да караган. Анан алынган уңыш мәктәп ашханәләренә киткән
.
Төзеде: Х.Х.Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее.
