- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Арча стадионында Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан мәгариф учреждениеләре профсоюзы әгъзалары арасында җиңел атлетика буенча ярышлар үткәрелде. Анда 46 башлангыч профсоюз оешмасыннан 200дән артык укытучы һәм мәктәп хезмәткәрләре катнашты.
Иске Кырлай мәктәбеннән 27 еллык эш стажы булган физик культура отличнигы, “Россия Федерациясенең мактаулы хезмәткәре” күкрәк билгесе иясе Айрат Ситдыйковның район күләмендә үткәрелгән бер генә ярышта да катнашмый калганы юк, дисәм, ялгышмам.
–Җиңел атлетика ярышларында беренче урын булмаса да, икенче, өченче булып килдем. Ә менә чаңгы буенча ярышларда беренчелекне бирмим, – ди Айрат. – Мин мәктәптә чаңгы спорты белән шөгыльләнүче балаларның тренеры да. Аларның уңышлары белән горурланам. Беренче разрядны үтәгән балалар бар. Әле менә Илназ Шәрәфиев белән Наилә Саттарова спортта ирешкән уңышлары өчен район җитәкчесе тарафыннан бүләкләнделәр.
– Мин мәктәптә 1979 елда армиядән кайтканнан бирле. Ел да бөтен төр ярышларда катнашам. Йөгерәм дә, йөзәм дә, чаңгыда да йөрим. Җиңүләргә дә ирешә идем. Тик менә соңгы елларда гына… Безне 40 яшькә кадәргеләр һәм 40 яшьтән өлкәнрәкләргә аерып йөгертәләр. Кая инде мин, 59 яшьлек кеше, 40 яшьлекләр белән бертигез узыша алыйм? Үз яшемдәгеләр белән, бәлки, мин әле дә алдынгылыкны бирмәс идем. Оештыручылар шуңа игътибар итсеннәр иде, – ди Түбән Мәтәскә мәктәбе укытучысы Гамир Фазылҗанов.
Ярышлар, чыннан да, яшь буенча төрле категорияләргә бүленеп үтте. 35 яшькә кадәрле һәм өлкәнрәк хатын–кызлар, 40 яшькә кадәрге һәм өлкәнрәк ир–егетләр үзара көч сынашты. Хатын–кызлар арасында беренче урыннарны 100 метрга йөгерүдә тугызынчы балалар бакчасыннан Лилия Гәрәева, Шурабаш мәктәбеннән Фәрдия Абдуллина, 800 метрга узышта Арчаның өченче мәктәбеннән Энҗе Гыйззәтова, 400 метрга йөгерүдә бишенче гимназиядән Айгөл Галәвиева, ир–егетләр арасында 100 метрга узышта җиденче мәктәптән Фидарис Зиннатуллин, Түбән Атыдан Рәдис Шакиров, 800 метрга йөгерүдә бишенче гимназиядән Алмаз Нигъмәтуллин, 400 метрга йөгерештә Кәче мәктәбеннән Хәйдәр Зәйнуллин алды. Хатын–кызлар арасында эстафетада тугызынчы балалар бакчасы командасы беренче булды, икенче һәм өченче урыннарда Шурабаш мәктәбе һәм беренче балалар бакчасы командалары. Катнаш эстафетада Яңа Кенәр мәктәбе командасы беренче, Апаз, Урта Пошалым мәктәпләре командалары икенче һәм өченче урыннарда.
Гомуми нәтиҗәләр буенча Яңа Кенәр башлангыч профсоюз оешмасы беренче урынны алды, бишенче гимназия укытучы–спортчылары икенче, җиденче мәктәп командасы өченче булды.
Гөлсинә Зәкиева