Корпункт:
Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андреянов җитәкчелегендәге “Болгар” эзтабарлар отряды Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан актив эш алып бара.
Мәсәлән, укучылар белән очрашуларда алар сугыш барган урыннар буенча экспедицияләрдә эзләнү эшләре турында сөйлиләр, ә “Хәтер вахтасы”нда ел саен отряд эшендә өлкәннәр генә түгел, укучылар да катнаша. Тыңлаучыларда аларның сөйләве зур кызыксыну уята, моннан тыш, Ким үзешчәннәре “Сугышсыз 70 ел” агитбригадасы белән дә чыгыш ясыйлар. Шундый очрашуларның берсе Кузнечиха урта мәктәбендә үтте.
Архивларда әлегә кадәр хәбәрсез югалган булып саналган, әсирлектә вафат булган якташларыбыз турындагы мәгълүматларны эзләү дә туктап тормый. Бу да үз нәтиҗәләрен бирә: мондый исемлекләр дөнья күргәннән соң, элеккеге сугыш әсирләренең туганнары табыла, аларның язмышында күп нәрсәләр ачыклана.
Газета укучылар игътибарына тагын шундый бер исемлек тәкъдим итәбез. Бу исемлектә бәлки кем дә булса сугыш елларында әсир тышкән үз туганының исемен табар. Аларның язмышына ачыклык кертергә теләгән кешеләр Ким урта мәктәбенә мөрәҗәгать итә ала (т. 8-9274019122).
Борисов Сергей Спиридонович, 1924 елда туган, Порфировка авылыннан,
Кочетков Василий Федорович, 1915 елда туган, Красные Горки авылыннан,
Ибаеров Шамил Хәсән улы, 1910 елда туган, Такталы авылы,
Чиляков Владимир Михайлович, 1924 елда туган, Танино авылы,
Артемьев Дмитрий Ильич, 1904 елда туган, Куйбышев исемендәге Затон,
Кошин Александр Федорович, 1920 елда туган, Спас шәһәре,
Исаев Архип Кузьмич, Катюшино авылы,
Щербаков Петр, 1921 елда туган, Болховка,
Нефедов Платон Константинович, 1897 елда туган, Болховка,
Шаронов Василий Васильевич, 1910 елда туган, Өчкүл авылы,
Тареев Андрей Захарович, 1905 елда туган, Никольск авылы.
Безнең өчен аларның берсе дә онытылмады...