- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Утар Аты авылындагы һәйкәл ныклап төзекләндерелгәннән соң күз явын алырдай булган. “1984 елдан бирле бер тапкыр да төзекләндерелмәгән. Хәзер менә карап торасы гына килә, – ди Утар Аты авыл җирлеге башлыгы Әхтәм Хәкимҗанов. – Моннан тыш элеккеге “Байрак” колхозына кергән 4 авылдан тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын җыеп, авыл эшмәкәрләре ярдәме белән коръән ашы үткәрдек. Кичен авыл халкы өчен кичке күңел ачулар, иганәчеләр Булат Нуриәхмәтов, Васыйл Гайнулин көче белән салют булачак. Кушлавычта һәйкәл янында митинг үтте, Арчадан эшмәкәр Әнвәр Исмәгыйлев язын вафат булган сугыш ветераны Зариф Гарипов каберенә таш алып кайтып куйды”.
8 май көнне Субаш Аты авылына һәйкәл ачу тантанасына кайткан вакытта гына да ул барлык яңалыкны ачып салды. “Барысы өчен дә күңел сөенә. Ветераннарыбыз бу хөрмәтләүләргә лаек. Шулай булмый, бер безнең авыл җирлегеннән генә дә 353 кеше яу кырында башын салган бит. Уйлап карасаң, тулы бер авыл халкы. Субаш Атының үзеннән генә дә 100 кеше җыела. Ә күпмесе соңыннан алган яралардан вафат булган? Тыл ветераннарының хезмәте дә сокланырлык. Ачлы–туклы килеш фронтны икмәк белән тәэмин итү өчен эшләгән тыл батырлары алдында баш иябез”, – диде ул.
Һәйкәл шушы авылның кияве “Кораллы Көчләр ветераннары” район оешмасы әгъзасы, хәрби хезмәт ветераны подполковник Булат Нуриәхмәтов ярдәме белән эшләнеп башлангыч мәктәп каршына куелган.
– Авылда һәйкәл булдыру электән үк күңелдә бар иде. Сугышта һәлак булганнарны искә алу, аларның исемнәрен мәңгеләштерү офицер буларак безнең изге бурычыбыз. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүдә нәтиҗәле бер чара да. Әлеге һәйкәлдә кан, мәңге төзәлмәслек тән һәм йөрәк җәрәхәтләре, тол калган хатыннарның, әтиләрен югалткан балаларның җан авазы, җирләнмичә калган солдатларның кайтавазы ишетелә сыман, – диде Булат Нуриәхмәтов. – 4 майда Утар Атыда очрашу үткәрдем. Авыл җирлегеннән чыккан орден белән бүләкләнгән авылдашларның бүләкләү кәгазьләре табылды. Оныкларына шуларны тапшырдым. Бабаларының нинди батырлык эшләүләрен белсеннәр, алар белән горурлансыннар.
Тантана һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алу һәм һәлак булган авылдашлар рухларына дога кылудан башланып китте. Аннан сүз балаларга бирелде.
– Сугыш башланганда миңа 2 яшь ярым гына иде. Әтинең нинди икәнен дә белмим. Без дә әтиләр кебек үлмәскә тырышканбыз, яшәү өчен көрәшкәнбез. Сугыш авырлыгы безгә дә кагылды. Әле дә күргәннәрем төшләремә кереп йөдәтә. Яланаяк басып ачлы–туклы килеш башак җыюларны онытып буламыни. Алып кайтырга ярамый. Череп бетсә бетсен, кеше ачтан үлсен, әмма файдаланмасын. Үзең үргән чабатаны кию зур сөенеч иде. Әле дә базарда чабата күрсәм, күңел сыкрый. Билдән кар ерып салам ташулар бетерде безнең җилкәне. Без үлемгә дучар ителгәннәр идек. Әмма безне үлем ала алмады, – дип шигырь юллары белән күңелендәгесен әйтеп бирде Кифая апа Галимова.
Ул көнне тантанада “Кораллы Көчләр ветераннары” район оешмасы җитәкчесе, хәрби хезмәт майоры Рафаэль Мөхәммәтҗанов белән оешма әгъзасы, хәрби хезмәт майоры Юрий Козлов та катнашты. Алар Субаш Аты авылы халкын җиңү бәйрәме белән котлады, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына исәнлек, балаларга тыныч тормыш, матур киләчәк теләде.
Гөлсинә Зәкиева