Корпункт:
“Георгий тасмасы” акциясе дөньяны фашизмнан саклап калу өчен һаләк булганнар истәлегенә дан, ветераннарга карата хөрмәт билгесе, Бөек Җиңүнең горурлыгы һәм фронтка барлык көчләрен биргән кешеләргә рәхмәт хисләрен аңлата.
Миллионлаган кешеләр өчен Георгий тасмасы хәтер, буыннар бәйләнеше һәм хәрби дан символы булып тора. Җиңү көне алдыннан әлеге акциягә Олы Әтнә үзәк китапханәсе хезмәткәрләре дә актив кушылдылар, райондашларыбызга тасмалар тараттылар.