Корпункт:
Һәр елдагыча Олы Әтнә авыл җирелегенә кергән авыллардан ветераннарны бергә җыеп, Әтнә дәүләт драма театры бинасында кунак иттеләләр.
Тыл ветераннарын, сугыш чоры балаларын махсус автобуслар белән театр бинасына алып килделәр. Биредә аларны кайнар чәй, табадан яңа гына төшкән коймак белән сыйладылар. Тәм-томнардан авыз иткәннән соә ветераннарыбыз Әтнә дәүләт драма театрының "Гүзәлем Әсәл" спектаклен карадылар.
- Ел да көтеп алабыз бу бәйрәмне. Чордашларыбыз, хезмәттәшләребез белән бер очрашу гына да, узе бер бәйрәм, - ди өлкәннәребез. Инде әйтелгән, сөйләнелгән булса да. кабаттан тарихка әйләнеп кайталар.
- Рәхмәт оештыручыларга, кабаттан безгә очрашырга мөмкинлек тудыручыларга, - диде Олы Әтнәдән Фәридә апа.