Олы юбилейларын билгеләп узган әбекәйләргә барган саен, шаккатып кайтам. Алардагы көчле рухлылыкка исең китәрлек. Тормыштагы кечкенә генә мизгелдән дә тәм табып, һәр туар таңга шатланып гомер итә алар. Әтнә районы Түбән Бәрәскә авылында гомер итүче Фәния апа Биктаһирова да нәкъ шундый затларның берсе. Күзләреннән һәрвакыт нур чәчеп тора, йөзендә елмаю. Ә бит шушы елмаюлы йөз артында күпме сагыш яшеренгәнен ул үзе белә.
Фәния апа олы бала була. Олы бала булгач, таякның юан башы, әлбәттә, аның җилкәсенә төшә: энесе белән сеңлесен карау, шул ук вакытта әнисенә дә олы таяныч була. Чөнки әтиләренә сугыштан әйләнеп кайтырга насыйп булмый. Ул еллардагы һәр кешенеке кебек аның да балачагы, яшьлеге сугыш еллары, аннан соңгы тынгысыз елларга туры килә. Гомер буе колхозда хезмәт куя: сыерын да сава, сарык та карый, амбарда да эшли.