- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
«Сугыш ятимнәре»
Сугыш ятимнәре дигән чакта,
Нигәдер минем телем тотлыга.
Сугыш ятимнәре дип әйтергә,
Телем күнекми, авыз корыша.
Сугышның ни икәнең белмәсә дә,
Балалар әткәйләрен озаткан.
Кара печатьле хатлар килгәчтен,
Шулар ук әңкәйләрен юаткан.
Әткәйләре кайта алмаганнар,
Сугыш кырында ятып калганнар.
Җиңүгә зур өлеш керткән алар,
Әнкәйләренә ярдәм иткәннәр.
Корсакта калганнары беркайчан
Ата йөзен күрмичә үскәннәр.
Сугыш ятимнәре өсләрендә,
Ачы язмышлы җилләр уйнаган.
Әти дигән сүзне гомердә дә
Әйталмый күңелләре кыйналган.
Үгез җигеп, җир тырмалап һәр көн,
Кырларда үстергәннәр икмәк.
Ат көтүе көтеп җәйге кичтә -
Ашарга юк бер сынык икмәк.
Шундый язмыш һәр балага тигән,
Ачлык җелекләренә үткән.
Шул ачлыктан исән-имин калып,
Икмәк өчен көрәштә үскән.
Кыен хәлләр килеп туган чакта,
Яклаучылары да бары үзләре.
Эчтән елый-елый түзгән алар,
Ишетмәделәр генә сүзләрен.
Сугыш ятимнәре бик аз калды,
Кадерләрен шулай ник белмибез.
Шул турыда уйлау күптән кирәк,
Яхшылык белән җавап бирик без!
30 апрель, 2025 ел.
Җәүдәт Фәйзрахманов, Кышлау авылы.