Якынлашып килүче Жиңү бәйрәменә багышлап, Әлмәт шәһәре 11 нче мәктәбенең 8 нче А сыйныфы укучылары «Сугыш ‒ ялкын белән ут сүндерү» темасына инша яздылар. Иншалар белән танышып чыкканнан соң, Гафиятова Ралинаның эше иң яхшы инша итеп танылды.
«Сугыш!» Яратмыйм мин бу сүзне. Әби-бабайларыбызның матур яшьлекләрен тартып алганга, минем кебек үсмерләрнең «әти» дип әйтергә тилмереп үскәннәре өчен, гөнаһсызга коелган кан өчен. Туган халкым кичергән михнәтләр өчен күралмыйм сугышны. Жирдә сугыш булмасын, бары тик тынычлык кына хөкем сөрсен иде.
Мин дә, миллионнарча кешеләр кебек үк, сугыш теләмим. Cугыш афәтен, аның китергән фаҗигаләрен экраннарда гына күрик, әдәби китаплардан гына укып белик, беребезгә дә моны яңадан кичерергә язмасын.
Көннәр, еллар бер-берартлы үтә тора, дөньяга яна буын туа. Тик дөньялар әле дә тыныч түгел. Җир өстендә снарядлар ярыла. Бер гаепсез кешелэр улэ, яшь балалар гомере вакытсыз өзелә. ХХl гасырда да кешеләр шундый вәхшилеккә юл куя. Мин моны берничек тә анлый алмыйм. Сугыш беркемгә дэ бәхет китерми, күз яше, кайгыгына китерә. Кешеләр булган проблемаларны тыныч юл белэн хәл итәргә өйрәнергә тиеш. Сугыш бит ул каршылыкларны киметми, киресенчә, бик күпкә арттыра гына.
Хәйдәрова Резидә Рәшиткызы,
11 нче мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучысы
