Бөек Ватан сугышы ветераны Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музеенда “ Самовар” бәйрәме булып үтте.
Авыр сугыш юлларын үтеп, аның бөтен михнәтен үз өстендә кичергән, сугыштан кайтканда авыр яралар алып кайткан авылдашыбыз Хәлиулла Әхмәтшин,яңа буынга үзеннән бик кыйммәтле бүләк, мирас калдырган. Татарстан республикасының авыл җирлегендә музей оештыручы иң беренче кеше буларак авылдашыбызның исеме дә еракларга таралган. Аның эше бүгендә чәчәк ата. Музейның ишекләре ябылып тормый; анда төрле чаралар, экскурсияләр үтеп тора. Музей хезмәткәрләре тырышлыгы, авылдашларның, кайткан кунакларның ярдәме белән музей фондларындагы экспонатлар саны да даими тулыландырыла, алар белән бергә авыл тарихы битләре гел арта тора.
Самоварлар Хәлиулла Әхмәтшин туплаган иң беренче коллекцияләрнең берсе. Алар арасында бик борынгылары да, бүгенге көнгә кагылганнары да, сувенир - самоварлар да бар.
Самоварлар Россиядә 1701 нче елда Тула шәһәрендә ясала башлый, ә Түбән Абдул авылына аны беренче тапкыр Бикбулат исемле авыл старостасы 1889 елда алып кайта.
Бу коллекциядәге самоварлар Елховой һәм Түбән Абдул авылларындагы бик күп гаилә серләрен сыйдырган, аны саклаган, бик күп тормыш вакыйгаларына шаһит булган самоварлар. Хәлиулла Әхмәтшин Бөек Ватан сугышына киткәндә әнисе, туганнары һәм авылдашлары белән утырып өстәл түрендә пар бөркеп утыручы самовардан саубуллашу чәе эчкән. Бөек җиңү белән сугыш кырыннан кайткач та авылдашларыбыз, самовар тирәли җыелышып,авыр сугышларда башларыннан кичкәннәрен, күзләреннән кайнар яшләрен сөртә – сөртә сугыштан кайтмый калган авылдашларын искә алып, сөйләшеп утырганнар.
Самовар көне уңаеннан төзелгән күргәзмәгә бер карау белән, музейга бәйрәмгә килгән авылдашларыбызның күңеленнән яшьлек чорлары, әти – әниләре, әби – бабайлары һәм башка бик күп төрле хәтирәләр узып китте. Чара бик күңелле һәм сыйфатлы үтте, чарага авылдашларыбыз гына түгел, Әлмәт шәһәреннән һәм Казан шәһәреннән килгән кунак та бар иде.
Автор: Газизова М.М. Х.Әхмәтшен исемендәге Елховой авылы таририхы музее мөдире.
“Сугыш ветераны калдырган мирас”
Корпункт: