Корпункт:
Бу чара – сугыш чоры кыенлыкларын үз җилкәсендә күтәргән һәм Җиңүне якынайту өчен мөмкин булганнарның барысын да эшләгән буын кешеләренә карата олы хөрмәт һәм ихтирам билгесе. Ветераннар үзләрен республика башкаласына чакырулары һәм бәйрәм алдыннан бүләк тапшырулары өчен рәхмәт әйттеләр. “Рассвет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре хәбәр итүенчә, ветераннарга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район башлыгы Камил Нугаев исеменнән 540 азык–төлек пакеты тапшырылган. Моннан тыш, ветераннарга кайчандыр үзләре эшләгән коллективлардан да бүләкләр биргәннәр. Җирдә тынычлык хакына яу кырында һәм тылдагы батырлыклары өчен гомерләрен һәм көчләрен кызганмаган ветераннарның һәркайсы канәгать булды.
