Окоплар җир белән тигезләнгән, аларны яшел
чирәм каплап киткән, фронт юллары урынында яңа шәһәрләр һәм авыллар
барлыкка килгән, блиндажлар чәчәкләр белән капланган. Тик сугыш
хатирәләре генә онытылмыйлар 27 январь көнне совет халкының
кабатланмас батырлыгы һәм изге Ватанына тугрылык үрнәге буларак
тарихка кереп калган Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы –
иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Шул ук вакытта бу совет халкының
ныклыгын, фашист илбасарларын җиңүгә ышанычын да күрсәтте.
Кызганычка каршы, бу җиңү бик күп корбаннар бәрабәренә яуланды. Төньяк
башкалабыз азатлыгы һәм, иң мөһиме, Бөек Ватан сугышының хәлиткеч
борылышын тәэмин иткән канкойгыч бәрелешләрдә 2 млн солдат һәм офицер
батырларча һәлак булды. 872 көнлек камалышта ачлыктан 632 253
ленинградлының гомере өзелде. Шул авыр хатирәләрне яңартып, 25 гыйнвар
көнне Х. Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музеенда
«Ленинградның батырлыгын искә алыйк» исеме астында Елховой урта
мәктәбенең 6 сыйныф укучылары белән берлектә батырлык дәресе утте..
Укучылар игътибарына ленинградлыларның авыр тормышлары бөтен ил
өчен авыр чорларда күрсәткән батырлыклары , Ленинградның ябык
шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар ,ачлык һәм
салкынлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләгән балалар һәм
хатын-кызлар хезмәте, совет солдатларының Ленинградны саклауы
турында сөйләнде. Шулай ук укучылар Елховой авыл тарихы музее
фондларында Ленинградны азат итү өчен барган сугышта катнашучы
Камалов Салих Хабибулла улының документлары грамоталарын орден
кенәгәсен , фотосурәтләрен карый алдылар. Чара ахырында балалар үзләрен
белемнәрен музей хезмәткәрләре әзерләгән викторина сорауларына җавап
бирү белән ныгыттылар .