Әлмәт таңнары газетасының беренче мөхәрирре, язучы прозаик,мәтбугат ветераны, Атказанган мәдәният хезмәткәре, Рафаил Төхватуллин исемендәге премия лауриаты, сугыш чоры баласы Әсгать ага Салаховка быел 90 яшь
булыр иде.
Дәһшәтле Бөек Ватан сугышы утында күбәләк кебек көеп калган авыл игенчесенең үксез улы мин - дип язып калдыра үзе турында язучы. Әсгать Салахов 1935 елның 5 гыйнварендә, ул вакыттагы Беренче Май районының Елховой авылында ( Хәзер Әлмәт районына керә), гади авыл крестияннәре Бөек Ватан сугышы ветераны Сахап Салах улы һәм Мөсәвәрә Гайнан кызы гаиләсендә өченче бала булып дөньяга килә.
Әтисе Сәхап һәм әтисенең бер туган энесе Әгъзам Салаховлар 1941 нче елның җәендә Бөек Ватан сугышына китеп шул елның көзендә югалалар.Әниләре Мөсәвәрә Гайнан кызы дәрт баласын кочаклап тол , ә балалар ятим кала.
Әсгать Салахка сугыш һәм аның соңгы еллары ачлыгын, җәбер – золым, ятимлек, һәм башка бик күп төрле авырлыкларны кичерергә туры килә.Аңа барлык җил – давылларга каршы торып үз тырышлыгы белән гыйлем алып, олы хезмәт юлы үтеп кеше булырга насыйп була.
Әсгать Сахап улы гомер буена туган авылы Елховойны чын күңеленнән яратып яши.Шунда тудык, шунда үстек.Шуннан кеше булып киттек без ... Гомер үткән саен авылга ныграк тартылам, аны күбрәк юксынам, һавасын күбрәк сулыйсым, Кизләү суын да ешрак татыйсым килә.Чиктән тыш авыр, фаҗигале елларга туры килүенә карамастан, яшьлегемне, шул яшлектәге дусларымны,авылымның күрке булган ямьле табигатьне – тал тирәкле Шушма елгасы буйларын, камышларын, шаулап торган күлләрен,саф сулы/Бүстрәй, һәм Биктуган чишмәләрен,сагынам дип яза ул туган авылы турында.Шушы көчле сагнуы һәм туган авылына карата булган көчле мәхәббәте Әсгать
ага Салаховка туган авылына багышланган китап язып бастырып чыгарырга ярдәм иткәндер. Ул Иске Баграҗ- Елховой авылына багышлап язылып бастырылган иң беренче китап авторы. “Бараҗ токымы” дип исемләнгән бу китапта Елховой һәм Түбән Абдул авыллары тарихы,публицистик мәкаләләр,шунда булган вакыйгаларга нигезләнгән әдәби әсәрләр,моңсу хатирәләр,күренекле кешеләр,халык авыз иҗаты, гореф- гадәтләр һәм йолалар турында язмалар, Бөек Ватан сугышында корбан булганнарның исемнәре мәңгеләштерелгән.
Унбиш китап һәм бик күп очереклар авторы Әсгать ага Салахов исән чагында үзенең туган авылында эшләп килүче Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авыл тарихы музее белән тыгыз элемтәдә яшәде.Аның бу элемтәсе
әле бүгендә дәвам итә, тик башкача.
Бүген музейның күргәзмәләр залында 2022 елның 4 августында якты дөнья белән хушлашкан авылдашыбыз Әсхать ага Салаховның тормыш һәм иҗат юлын чагылдырган күргәзмә эшләп килә.Музейга килгән авылдашлар да, Әлмәт шәһәреннән кайткан кунаклар да Әсхать Салаховның үзен һәм аның әдәби әсәр итеп язган булса да, чын тормыштан алып язган тарихи әсәрләрен бик яратып искә алалар.Аның язып калдырган китапларын укырга телүче кешеләр бүген дә бик күп. Бу кешеләр арасында олы яштәгеләр дә, яшьләр дә, мәктәп укучылары да бар.Бөек Ватан сугышы елларын чагылдырганары,бигрәк тә “ Балыкчы малайлар”,” Соңгы вальс”, “ Көт мине”. Бу китаплар ике телдә басылган булганлыктан, башка милләт кешеләре дә бик рәхәтләнеп укый ала.Ә иң мөхиме укырга теләүчеләр музейга килеп шул китапларны ала алалар.
Бүгенге язмабыз бала чагында Бөек Ватан сугышының авыр михнәтләрен бала җилкәсендә татып үскән авылдашыбыз рухына бер дога булып барып ирешсен.