Корпункт:
Бу очрашу кичәсе, сугыш чорында әтисен фронтка озатып, тормышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә сынап карган Фаттахов Хәмид Әхмәт улы белән узды. Сугыш чоры балаларының балачаклары зур сынаулар аша, көн белән бергә туган кыенлыкларны җиңеп, балачакның ямен дә, тәмен дә күрми үткәргән балалар.
Хәмид Әхмәт улы үзенең балалык елларын күз яшьләрсез сөйли алмады. Киярләренә кием, ашарга җитәрлек ризык булмау, өлкәннәр белән беррәттән иңгә-иң куеп башкарган авыр эшләрне....йөрәге әрнеп искә алды.
Мондый дәресләр үткәрү, киләчәк буынга патриотик тәрбия бирүдә, аларда тормышка дөрес караш тәрбияләүдә зур роль уйный.
Урсала мәдәният йорты