Корпункт:
9 майда Балымер авылында Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булучыларга һәйкәл ачу тантанасы булды.
Дан монументының авторы шушы авыл кешесе, һөнәре буенча архитектор Николай Трифонов, һәйкәлне Полянкадан Рөстәм Сабирҗанов һәм аның ярдәмчесе Юрий Макарычев төзегән. Бу игелекле һәм кирәкле эшнең инициаторы һәм төп иганәчесе эшмәкәр Юрий Семушкин. Һәйкәлне төзүгә үзара салым акчасының бер өлеше дә тотылган.
Тантанада катнашучыларга район башлыгы Камил Нугаев, Полянка авыл җирлеге башлыгы Гөлсинә Сибгатуллина үзләренең котлау сүзләрен җиткерделәр.














