Шәмсенур апаның хәтеренә шаккатырлык. Миңа аның белән редакциядә өч кенә ел эшләргә туры килде. Инде менә пенсиягә чыкканына да кырык ел булган.
Үзе белән эшләгән һәркемнең туган елын гына түгел, көненә кадәр истә тота.
— Күрше–тирәдәге балаларның туган көнен белә. Катлаулы кроссвордлар чишә, — ди килене Резеда.
Килене дигәнне кызы дип язсаң да ялгыш булмас иде. Ана белән кыз да алай ук булып бетә алмас. Утыз елдан артык бер–берсен күз карашыннан аңлап, хөрмәт итеп, шундый матур итеп яшиләр.
Резеда үзе Мамадыш районыннан. Арча егете Рөстәм белән Казанда танышканнар. Рөстәм артиллерия училищесында, Резеда педагогика институтының физика–математика факультетында укыганнар.
Шәмсенур апаны да яшьлек романтикасы Казанга алып килгән булган. Ул үзе Колачы авылыннан. Җиденче сыйныфны тәмамлагач 14 яшеннән колхозда эшли башлый.
1939 елда Казанда училищега укырга керә.
— Мин елга техникумына керергә дип барган идем, — ди ул. — Тик анда узып булмады.
Училищены тәмамлагач типографиядә эшли. 1941 елда гаилә хәле буенча туган авылына кайта, анда хисапчы итеп куялар. 1945 елда урман хуҗалыгында хисапчы. 1947 елда сугыш юлларын узган Хөрмәтулла Сибгатуллин белән гаилә коралар.
Шәмсенур апа 1951 елдан район газетасы редакциясендә хисапчы.
— Бик авыр еллар иде, — дип искә ала ул. — Редакция белән типография бергә иде. Редакция хезмәткәрләре авылларга ат белән йөриләр. Тормышлар бераз көйләнә башлагач Казандагы җитәкчеләр машина алырга киңәш иттеләр. Алдык машинаны. Тик ул гадәти генә машина түгел — руле уң якта. Чит илгә сатарга дип эшләнгән булган. Казанга барабыз, Кремль янына туктауга безнең машинаны халык чолгап ала, рульдә хатын–кыз утыра дип кәмит карарга җыелалар икән. Чөнки мин шофер урынында утырам бит.
Әлеге “иномарка”ны мин дә яхшы хәтерлим, аңа утырып йөрергә дә туры килде.
Шәмсенур апа үз гомерендә күпне күргән, өч улын, Хөрмәтулла абыйны соңгы юлга озаткан. Бердәнбер кызы Түбән Камада яши, хәбәрләшеп, күрешеп торалар.
27 гыйнварда Шәмсенур апага 95 яшь тулды. Аны котларга муниципаль район башлыгы урынбасары Любовь Осина, район газетасы баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин килде. Любовь Михайловна аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның, муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Матур юбилеең белән, Шәмсенур апа!
Ильяс Фәттахов