- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Мәрхәмәтегез, олы җаныгызның
Шифасыннан йөзләр нурлана.
Сез, шәфкать туташлары,
Илнең асылташлары,
Игелеккә һәйкәл дөньяда.
Сугыш! Шушы кыска гына сүз эченә күпме нәфрәт, күз яшьләре, күпме каргыш сыйган. Ул күпме балаларны газиз ата–аналарыннан аерды, аларның чәчәк кебек гомерләрен аяк астына салып таптады. Сугыш аркасында күпме авыллар, шәһәрләр бомбага тотылды һәм алар урынында хәрабәләр генә калды. Бу фаҗига китергән афәтләрне санап та, сөйләп тә, аңлатып һәм күрсәтеп тә бетерерлек түгелдер...
Егерме ике, июнь, кырык бердә,
Җиргә афәт килде ул көнне.
Сугыш каһәрләгән шушы көнне
Мөмкинме соң оныту, мөмкинме..
Илебезгә хыянәтчел рәвештә фашист илбасарлары басып керә. Ләкин, ничек кенә булмасын, халкым югалып калмый. Туган илен чиксез яраткан, курку белмәс, аның өчен үләргә дә әзер булган ир-егетләребез, кулларына корал алып, сугышның беренче көннәреннән үк, туган авылларын, шәһәрләрен, газиз җирләрен немец гаскәрләреннән азат итәргә ашкыналар. Алар үзләренең көчләрен дә, гомерләрен дә, хәтта җаннарын да кызганмыйлар. Шушы патриотлар арасында безнең авыл кешеләре дә булган. Мәмәт авылыннан сугышка 210 нан артык кыю, асыл ир-егет киткән. Кызганычка каршы, шул авылдашларыбызның 77 се генә туган авылына әйләнеп кайткан.
Бөек Ватан сугышына киткән авылдашларыбыз арасында авылның иң чибәр, батыр кызлары: Разыйфа апа, Мәрьям апа, Сылу апа, Латыйфа апаларда булган. Әлеге язмамны шушы кызларның берсе – игелекле шәфкать туташы Халимова Мәрьям Хәлил кызына багышлыйм. Ул сугышның беренче көненнән үк фронтка шәфкать туташы итеп алына, һәм соңгы көннәренә кадәр үз вазифасын җаны – тәне белән бирелеп башкара. Ул 1920 елның 1 сентябрендә Әлмәт районы Мәмәт авылында туган. Яшүсмер елларында авылның гүзәл табигатендә нурланып, хозурланып үсеп буйга җиткән. Ләкин аяусыз сугыш аның язмышын үзенчә хәл иткән: ул сугышның беренче көннәреннән үк сугышка алынган. Аның бу аяусыз афәт турындагы истәлекләренә күз салып үтик:
«…Мине 1941 елның августында сугышка алдылар. Аңа кадәрле мин Әлмәт районы Колшәрип авылында медпункт мөдире булып эшли идем. Башта кызлардан мин берүзем генә идем. Безне Бөгелмәгә алып киттеләр. Анда торганда тагын кызлар өстәлде һәм без бер батальон булдык. Бу медсанбат иде. Кызлардан исемдә калганнары Пушкова, Захарова, Саламатникова, Александрова, Чернова, Хвалеева, Шкитманнар һәм врачлар бар иде. Без анда ике айлап тордык. Җылы киемнәр бирделәр, төрле занятиеләр булды, сугыш коралларын өйрәндек. Төннәрен госпитальдә эшләдек. Чөнки бу вакытта инде сугыштан бик күп яралыларны кайтаралар иде. Анда эшләгәндә яралыларга беренче ярдәм күрсәтергә, ничек сугыш кырыннан алып чыгарга, ничек тылга озатырга, палаткаларны ничек корырга һәм анда ничек операцияләр үткәрергә өйрәндек. Безнең өчен бу бик яхшы уку, кирәкле практика булды. Шунда ук присяга кабул иттек. 7 ноябрь көнне сугышчан парадта йөрдек һәм шул ук көнне Бөгелмәдән чыгып киттек».
Мәрьям апа үзенең истәлекләрендә Мәскәү, Солнечногорск, Калинин, Смоленск шәһәрләрендә булуы, көн – төн яралыларны каравы, аларга медицина ярдәменнән тыш өс – башларын юу, ашату кебек эшләр башкаруы, төннәрен дә операция ясаулары, һәрвакыт күченеп йөрүләре (чөнки фронт гел хәрәкәттә) турында да искә ала.
Әйе, сугыш ул уен түгел. Илең өчен батырларча көрәшкәндә бөтен кыенлыкларга да түзәсең. Мәрьям апа өчен сугышта аеруча нык истә, күңеленә сеңеп калган вакыйгасын язып үтик.
«…Волоколамск шәһәре янында бик каты сугышлар булды. Яралылар бик күп иде. Әле хәзер дә исемдә: 7 көн, 7 төн керфек тә какмыйча аяк – кулы яралы солдатларга ярдәм күрсәттем. Шунда бик күп иптәшләребезне югалттык. Арада Әлмәт кешесе, минем якташым - Яббаров Әхмәт минем күз алдымда үлде. Бик кызганыч һәм үкенечле үлем булды инде ул. Мин аның гаиләсен дә белә идем. Соңыннан гаиләсенә күз яшьләремне куша – куша хат та яздым… Аның хатыны укытучы иде, бу хәбәрне ничек күтәргәндер, белмим…»
Авылдашыбыз, сугыш һәм хезмәт ветераны Халимова Мәрьям апага бик күп ачы югалтулар, колак ишетергә, күзләр күрергә өйрәнмәгән хәлләр белән күзгә – күз очрашырга, үз җилкәсендә татырга туры килә. Ул хәзер дә миенә сеңгән снаряд сызгыруларын, төннәр буе операция ясауларын, пулемет кыйпылчыклары белән палаткаларның теткәләнеп бетүләрен, землянкаларның бомба шартлаудан ишелеп төшүләрен ачынып искә ала.
Мәрьям апаның сугыш хатирәсе итеп үзенең 443 Мед СБ та эшләве, анда Журкина, Волкова, Федина, Землохова кебек берсе – берсе 10 пәһлевандай егеткә торырлык кыю кызлар – шәфкать туташлары белән бергә хезмәт итүе, аларның ничек кешелекле, хәлгә керүчән, хезмәт сөючән булулары, аларны әле хәзер дә бик сагынуы, күрешәсе килүе турында язган истәлекләре мәктәпнең туган якны өйрәнү музеенда саклана.
Әле дә Мәрьям апабыз: «Кар кызыдай килдең, коткаручым булдың», дип үзен үлемнән саклап калган солдатларның аңа багышлап язган шигырьләрен, җырларын яратып, сагынып искә ала. Ягымлы, ачык йөзле, ару – талуны белмәс шәфкать туташы Мәрьям апа Халимованы үзенең төп вазифасыннан тыш революцион трибуналга тәрҗемәче итеп тә йөртәләр, чөнки аның хезмәт иткән полкында казахлар, үзбәкләр бик күп була, аларның берсе дә русча белми, арада рус телен белүче татарлардан Мәрьям апа берүзе генә була. Бу аның белемле, күпкырлы сәләтле, акыллы булуын күрсәтеп тора.
…Хатирәләр, хатирәләр… Алар төшләргә кереп йөдәтә, күңелләрнең иң нечкә кылларын кузгата, яраларны яңарта. Тынгы белмәс шәфкать туташы сугыш елларының үзенең яшьлек гомере чәчәк аткан вакытка туры килүенә үкенми: «Илләр генә тыныч булсын һәм бу коточкыч 1418 көн бүтән кабатланмасын», ди ул.
Мәрьям апа 1944 елда авыру сәбәпле демобилизацияләнеп, туган ягына кайта һәм лаеклы ялга чыкканчы киң күңелле шәфкать туташы булып эшли, авыруларга ярдәм күрсәтә, ишеген шакыган бер генә кешене дә борып чыгармый. Ягымлы шәфкать туташы булган җирдә күңел төшенкелегенә бирелергә, өметсезләнергә урын да калмый. Аңардан сырхауга дару гына түгел, кешеләр җаннарына дәва да алып чыгалар.
Бүгенге көндә Мәрьям апа инде вафат, авыр туфрагы җиңел булсын. Без, аның авылдашлары, мәктәп укытучылары һәм укучылары каһарман ветераныбызны онытмабыз, аның турында буыннан-буынга җиткерербез дип ышанып калам.
Безнең илебез зур сынаулар, авыр юллар, чиксез күп югалтулар белән җиңү яулаган. Юк, җиңел генә бирелмәгән безгә тынычлык. Шуңа күрә дә без аның кадерен беләбез. Без бәхетле яшәсен өчен егерме миллионнан артык кеше яу кырында ятып калган. Без алар алдында баш иябез. Ышаныгыз, илебезнең киләчәге сезнең кебек үк ышанычлы кулларда, аның тынычлыгын һәрвакыт сакларбыз, изге туфрагыбызга яңадан вәхшиләрнең аягын да бастырмабыз, дип ант итәбез.
Кулланылган әдәбият.
- Язмада Мәмәт мәктәбенең туган якны өйрәнү музее материаллары кулланылды.
- Халимова Мәрьям апаның гаилә архивы материаллары.
Ситдыйкова Ләлә Насыйх кызы
Әлмәт районы Мәмәт төп гомуми белем бирү мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы