- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Арча муниципаль район җитәкчесе Илшат Нуриев 22 июньдә Шекә авылында яшәүче Хәбир Кәримовны 90 яшьлек юбилее белән котлады. Ул аңа Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, бүләк тапшырды.
Хәбир Кәримов 1925 елның 22 июнендә туган. 1942 елда әниләре үлә. 1941 елда әтиләре дүрт баланы калдырып фронтка китә. 1943 елның гыйнварында Хәбиргә дә чират җитә. Ул снайпер була, ә аларның урыны алгы сызыкта, дошман белән янәшәдә. 1944 елның гыйнварында авыр яралана, бер аягын боттан кисәләр. 1944 елның сентябрендә Арчадан Шекәгә кадәр култык таяклары белән җәяүләп кайта.
Тыныч тормышта да аның гомере батырлыкка тиң, озак еллар хисапчы булып эшли. Бибирәшидә апа белән 11 бала үстерәләр. 20 оныклары, 24 оныкчыклары бар.