- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилеен каршылап Әтнә районы Күлле Киме авылы мәктәбендәге Сибгат Хәким музеенда "Шагыйрь, солдат, гражданин...” дип исемләнгән күргәзмә оештырылды. Чөнки Бөек Ватан сугышы башлангач, 1941 елның июнь аенда армиягә алынып, Сибгат Хәким 1946 елның маена кадәр хәрби хезмәттә була. Сугышның башыннан ахырына кадәр диярлек фронтта көрәшә. Ватан сугышы шагыйрьнең гуманистик тойгыларын, патриотик хисләрен тирәнәйтүгә, гражданин-шәхес буларак чыныгуына, җитлегүенә хәлиткеч йогынты ясый. Сугыш темасы аның бөтен иҗаты буенча кызыл җеп булып сузыла. Бу олы тема эпик колачлыгы һәм фәлсәфи тирәнлеге белән «Курск Дугасы» (1948), «Дала җыры» (1948), «Бакчачылар» (1952), «Дуга» (1968) һәм «Күги» (1983) кебек поэмаларында аеруча калку гәүдәләнә. Бу эпик исәрләрендә автор, сугыш кырындагы баталь күренешләрне җанландырып күрсәтү, геройларының драматик язмышларын сурәтләүдән тыш, кеше һәм сугыш, кешелеклелек, халык батырлыгы кебек фәлсәфи мәсьәләләрне күтәрә һәм геройларының язмышлары турындагы кырыс хикәяне халык, дөнья язмышы турындагы уйланулары, фәлсәфи фикерләре белән үреп бирә. Шушы ук хасиятләр, дөнья турында борчылып уйланулар, сугышка каршы нәфрәт хисләре, тынычлык өчен көрәш пафосы шагыйрьнең «Торыгыз, Мусалар!», «Немец дәфтәреннән» исемле шигъри цикллары һәм «Эзлиләр Европа буйлап» (1981) исемле поэмасы өчен дә характерлы.