- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
2015нче ел – әдәбият елы һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан Ашытбаш авыл мәдәният йортында тематик кичә үткәрелде.Китаплардан күргәзмә эшләп куелды. Кичә сугыш чорында яңгыраган җырлар белән башланып китте.Авылыбызның сугыш чоры балаларына карата ясалган презентация күрсәтелде.Өлкәннәр зур экраннардан үзләрен кызыксынып карап бардылар.Кичәнең икенче өлешендә М.Сафинаның “Ялгыз карчык”драмасын сәхнәләштердек. Кичәгә тыл ветераннары,сугыш чоры балалары,авыл халкы чакырылды һәм Казаннан да кунаклар кайткан иде.Балалар язучысы - Алмаз Гыймадиев,”Акчарлак”газетасының генераль директоры - Рузилә Сафина,журналист - Нәзилә Хуҗина кичәбезнең кунаклары булды.Алар да буш кул белән кайтмаганнар: кичәдә катнашучыларга истәлекле бүләкләр,китапханәгә “Мавыктыргыч Татарстан”китабы,С.Аппакованың “Тузмый торган бүләк” һ.б китаплар бүләк иттеләр.Казан кунаклары авыл халкы белән аралашып,кызыксындырган сорауларына җаваплар биреп кичәбезгә ямь өстәүчеләр булдылар.Авыл халкы һәм килгән кунаклар кичәдән бик канәгать булып киттеләр.