- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Сабирова Асия Гани кызы Әтнә районы Ары авылында гомер итә. Сугыш чоры баласы,тыл ветераны Сабирова Асия апа 6 кыз, 2 ир - малай , бик күп санлы оныклар, оныкчыклар үстергән. 95 ел гомерендә ачы сугыш чорын күргән апа. Бүгенге көндә Асия апа бик бәхетле, аны гомер бәйрәме, күркәм юбилее белән котларга дип туганнары кайткан. Юбилярны Әтнә район башкарма комитет җитәкчесе Айрат Фәнил улы Каюмов һәм Күлле - Киме авыл җирлеге башлыгы Хәмит Хәйдәр улы Гәрәев котлап киттеләр. Алар Россия президенты Владимир Владимирович Путин исеменнән шулай ук район башлыгы җитәкчесе Хәкимов Габделәхәт Гыйлемхан улы исеменнәндә котладылар. Асия әбигә нык сәламәтлек,күңел тынычлыгы,җан тынычлыгы ,балаларының, оныкларының, оныкчыкларының ,якыннарының гел янәшәсендә булып,Ходай биргән гомерне яшәргә язсын.Күркәм юбилеегыз белән Сезне,Асия әби.