Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Саба районында “Хәтер шәме” мемориаль акциясе.

Саба районында “Хәтер шәме” мемориаль акциясе.

Корпункт: 
Сабинский

21 июньнән 22сенә каршы төндә “Бердәм Россия” сәяси партиясенең  “Тарихи хәтер” федераль партия проекты кысаларында респуб­лика  күләмендә беренче тапкыр Бөек Ватан сугышы башлануның 76 еллыгына багышланган “Хәтер шәме” мемориаль акциясе уздырылды.

 Аның максаты: Бөек Ватан сугышында – фронтта һәм тылда һәлак булганнарны искә алу.  Рес­публика яшәүчеләргә 21 июнь кичендә  21 сәгатьтән иртәнге 4кә кадәр шәм  яндырып тәрәзә төпләренә куярга, мемориаль комплекс­лар, һәйкәл-обелисклар янында үткәреләчәк  акцияләрдә катнашырга   киңәш ителгән иде. Саба районынын күпчелек авылларында,  22 июньдә Билгесез солдат һәйкәле, мәңгелек  ут ,мемориаль комплекс­лар, һәйкәл-обелисклар    янында  Хәтер һәм кайгы көненә багышланган чарабулып узды. Кулларыбызга яндырылган шәмнәр тотып "Хәтер шәме" акциясенә бик куп Сабалылар кушылды.

 

Опубликовано 23 June, 2017 - 15:23 пользователем Краеведческий музей

Source URL (modified on 23/06/2017 - 15:23):https://tatfrontu.ru/tt/news/saba-rayonynda-hter-shme-memorial-akciyase