Корпункт:
Никольск авылының “Сударушка” фольклор ансамбле 500 мең сумлык сертификатка лаек булды.
Бүләкне Мәдәният йорты директоры һәм шул ук вакытта ансамбльнең җитәкчесе булган Петр Бурмистровка Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов ел саен Лаеш районының Никольск авылында уздырылучы Бөтенроссия “Каравон” фольклор фестивалендә тапшырды.
“Сударушка” әлеге зур фольклор бәйрәмендә шактый еллардан бирле катнашып килә, шуңа күрә аның иҗатына бирелгән бәяне берничек тә очраклы дип булмый. Бәйрәмдә шулай ук казакларның “Любо” хоры да (җитәкчесе Любовь Берсенева) катнашты.
«Каравон» да «Золотое кольцо» ансамбле һәм аның танылган җырчысы Надежда Кадышеваны көчле алкышларга күмделәр. Гомумән, фольклор бәйрәме һәр кеше күңелендә онытылмас тәэсир калдырды.