Сугышка кадәрге елларда авылда яшәү бик авыр булды. Чөнки бу колхозлашу чорлары иде.
Җәйге эшләр тәмамлангач, көзен ир-егетләр бераз булса да акча эшләп кайтып тормыш хәлен яхшырту өчен Донбасс шахталарына эшкә китәләр. Яз көне аларның исән-имин кайтуларын бөтен авыл көтеп ала. Чөнки бөтен авыр эш: язын – чәчү, көзен урып-җыю эшләре шушы егетләр җилкәсендә була. Алар шулай бергәләп, күмәкләшеп эшләп колхоз күтәрәләр. Шуңа күрә колхозны шахтерлар колхозы дип атап йөриләр, ә бераз вакыттан аны “Шахтер” дип кенә йөртәләр.
Сугыштан соң 1955 елларда, бәлки аннан соңрактыр – төгәл әйтүе кыен, колхозга, ни сәбәпледер, Булганин исеме бирелә. Авылда ике бригада була, аны кушып, бергә калдыралар. Шул чорда колхозларны эреләндерү – кушу башлана. Ябынчы белән Соңгыр авылы “Дружба”га әйләнә. Төрекләр белән Кабакса авыллары “Яшь көч” колхозы булып берләшә. Мәрҗән авылы – “Фрунзе”, Яңа Җөлби “Беренче май” колхозлары булалар. Соңрак ул, ни өчендер, безгә кушылмый кала. Калган колхозларны бергә кушалар, гомуми җыелышта колхозга кабат “Шахтер” исеме бирелә.
Бераз читкәрәк китеп булса да языйм әле, Донбасс шахталарына эшкә китүчеләр арасында өйләнмәгән яшь егет Габделхәй Шакиров та була. Ул көзен киткәч, яз җиткәнен көтеп тормый, сөйгәне Шәмсене сагынып, өйләнергә дип Яңа ел алдыннан кайтып та җитә. Алар өйләнешәләр дә, әмма кире шахтага эшкә китмиләр. Ә җәен Бөек Ватан сугышы башлана.
Габделхәй абыйны сугышка беренчеләрдән булып алалар. Ул шул китүдән кире әйләнеп кайтмый. Шәмсе апай йөкле булып кала.
1941 елның ахырында – ятиме Фирдинат дөньяга аваз сала. Берничә айдан Габделхәйнең һәлак булуы турында “кара кәгазь” килә. Шәмсе апай кайнанасы Сабира апай белән бергә яшәми, чөнки аның янында өйләнмәгән Самат та була. Шәмсе апай бер яше дә тулмаган Фирдинатны күтәреп, әнисе Фәйзә өенә кире кайта. Әни белән әби ятим Фирдинатны карап үстерәләр.
Ул вакытта бөтен эш кул көче белән башкарыла иде. Авылларда Сабан туйлары соңга калып үтте. Сабан туе узгач та барлык кешене: олысын да, кечесен дә болыннарга – елгаларга печән чабарга чыгардылар. Колхоз мал-туарын туендыру буенча бөтен өмет – шул болыннарда. Ул елларда колхозда атлар күп: бишәр-алтышар ат арбасына, чалгыларыбызны өскә күтәреп төялеп, Җиңгәле болынына печән чабарга барабыз. Безне төшереп калдыргач, атчы малайлар Олы елга болынына печән таратырга китәләр. Анда да бер төркем кеше эшли: чүмәлә салалар, богыл куялар.
Болын кешеләр тавышыннан гөр килә. Җиңгәле болыны ул вакытта бик киң иде, без егермеләп кеше, араларында без, чалгы тота белмәгән яки печән чабарга өйрәнмәгән яшьләр дә бар. Ике чалгы караучы да бар: берсе болынның теге ягында – Хәким бабай, бу ягында – сугыштан исән-имин кайткан Гарифҗан абый Кадыйров. Болын печәне төпле, сүсәнле – чабарга бик авыр. Гарифҗан абый безне печән чабу серләренә өйрәтә: чалгыны ничек янарга яки кайрарга?! “Печән юлының уртасына кереп басып, түгәрәкләп чыгарыгыз, җал калдырмагыз, артыгыздан килгән кешегә бик авыр була”, – ди. Алай киерелеп, түгәрәкләп селтәп чыгарырга ирләр куәте кирәк шул, чалгы да бик яхшы каралырга тиеш. Болын төбе печәнен өйләгә кадәр чабу җиңелрәк, чөнки төшкән чык кибеп бетә алмый, ә өйләдән соң көн бик эссе. Авызлар чатнап кибә, ирен иренгә ябыша, күз алдыннан әллә ниләр оча. Чалгы да тыңламый – шуып кына китә. Болын сүсәннәре дә безне үртәп ятып калган булалар да, арттан ук: “Әй, без исән әле”, дип, кабат торып басалар. Эсселектән хәлсезләнгән болын күбәләкләре дә: “Әй, кызыкай, балачакта үлми исән калдың, яшьлегеңдә дә бирешмә – яшьлек сукмагыннан алга атла”, дип иңнәремнән кочалар.
Безнең эсселектән хәлсезләнгәнне күрепме, хәлебезне җиңеләйтергә теләпме, каршы якта чалгы караучы Хәким бабай кояшта тирләп-кызарып пешкән битен башындагы кәләпүшен салып әйләндереп сөртте.
Уч төбе белән кара мыегын сыпырды, аягындагы чабата киндерәсен аска төшереп, киндер ыштан балагын тарткалады, аячуларын сыпырып төзәтте, карчыгы Махруй әби ясаган чәйдән авыз итте.
Болын сәхнәсенә чыгарга җыенды булса кирәк, кулларын тегеләй-болай куйды, камытсу аякларын алга терәп басып бөтен болынны гөрләтеп, олыларча моңлы, матур тавыш белән җыр сузды. Без, яшьләр арыганны да онытып көләргә, “пырхылдашырга” уйласак та, җыр бик үзенчәлекле иде. Күпләр: “Картлач һаман шуны оныта алмый икән әле”, – дип пышылдаштылар. Җырның сүзләренә игътибар итегез:
Каш араңа май тамган,
Исемеңне оныта алмыйм,
Майтап кушасым калган.
Ай-ли, Майтабым,
Синнән башка
Мин дә күрдем байтагын...
Хәким абыйның җырлавын көтеп торгандай, иң беренче булып, ирләрчә киң алымнар белән печән чабучы, нәфис, төз гәүдәле, ак яулыклы Шәмсе апай – ире Габделхәйне сагынып, моңсуланып: “Көтәм сине иркәм, көтәм сине”, дип җыр сузды. Бу моңлы көйне болын тургайлары да сайраудан туктап, өнсез калып тыңладылар. Күпләр яулык почмагы белән маңгаендагы тирен сөртсә, икенчеләр күз яшен сөртте. Болында тынлык урнашты. Җырын да тәмамлап бетермичә, чалгысын кулына тоткан килеш Шәмсе апай Хәким бабай янына килде. Бу моңлы, матур җырдан өнсез калган Хәким бабай телгә килеп: “Шәмсебану кызым, сугыш дигәннәре сездәй яшь, чибәр хатыннарны бәхетсез итте, тол калдырды, күпме күз яше түгелде, күпме ятимлек бу дөньяда”, – диде. Шәмсе апай үзен тынычландырырга теләп: “Ил белән килгән афәт”, – дисә дә, Хәким абый аның яшь белән тулган мөлдерәмә күзен күреп, авыр уйлар кичерешләрен юкка чыгарырга теләп, кулларын биленә куеп әрле-бирле басып такмак әйтеп түгәрәк әйләнә башлады.
Герман кызы чәчен тарый –
Икедән үрер әле.
Безгә күрсәткән нужаны,
Үзе дә күрер әле.
Бу минутларда Хәким бабайның бу халәтеннән соң бөтен болын шатлыкка күмелде. Алҗыганнар бетте, гәүдәләребез җиңеләйде. Хәким бабай шулай да Шәмсе апай каршына кабат килеп басып, «Шәмселбану кызым, балаңга Фирдинат исеме куштың, нишләп Көтәм дип кушмадың?» – ди. «Хәким абый, көндез Фирдинат дип дәшсәм, төнлә йоклаганда, көтәм сине, дип сыйпап йоклатам». Бәлки ул исәндер, кайтыр да кулына тальян гармунын алып үзе кырыена бастырып, Шәмсесен җырлатыр иде. Юк шул ул, күпме көтсә дә кайтмады. Ул вакытта исән-имин кайткан ирләр яшь, чибәр хатыннарны бик тиз үз иттеләр. Чөнки аларның күбесе складщик, бригадир, завферма булдылар. Шуңа да яшь хатыннар аларның корбаны булдылар. Шәмсе апайга да күз салучылар булмый калмагандыр, ул тугры булды, беркем белән дә чуалмады. Шуңадыр аны олысы да, кечесе дә хөрмәт иттеләр. Хәтта ки тирә-күрше балалары да олылап “Дәүапай” дип йөргәннәре хәтеремдә.
Габделхәй абый үзенең бер хатында тальян гармуным улыма булыр, сакла дип язган була. Дөрестән дә бу шулай була.
Фирдинат бик чибәр, акыллы егет булып үсеп җитә. Әтисе гармунында матур итеп уйный, әнисе кебек матур җырлый. Таза-сау егет Фирдинат солдат хезмәтенә алына.
Өч елын тутырып хезмәт итеп кайткач, Казан шәһәренә эшкә урнаша. Ул елларда солдат хезмәте итеп кайткан егетләр, ничек итсә итеп шәһәрләргә китеп урнашу ягын карадылар. Чөнки колхозларда түләү аз иде. Фирдинат Казан шәһәрендә эшкә урнаша, сөйгәне Фатыйманы ачрата. Өйләнешеп, яхшы тормыш корып җибәрәләр. Бер ул, бер кыз тәрбияләп үстерәләр. Ни кызганыч, алда Шәмсе апайны авыр, ачы язмыш сагалап торган була. Әнисен, сөекле Фатыймасын, ике баласын калдырып 50 яшен дә тутырмыйчы Фирдинат үлеп китә. Бала хәсрәтеннән авыр кайгы юктыр бу дөньяда. Бу авыр кайгыны күтәрә алмыйча, берничә елдан үзе дә вафат булды. Инде Фирдинатның Альфред улы да юк бу дөньяда.
Нишлик соң, язмыш бер сынаганны сынарга ярата.
Акрын гына авылым урамыннан атлыйм, күңелем белән һаман да үткәннәрне барлыйм. Каршымда Шәмсе апай яшәгән ике катлы Әхмәдулла бай йорты. Йортның аскы катының тәрәзә каршында кечкенә генә сәке. Сәке өстендә кибәргә куелган җиз самовар. Сәке янәшәсендә элеккечә нәфис, төз гәүдәле, ак яулыклы Шәмсе апай моңсу гына урамны күзәтә…
Хәлимә Латыйпова, Комыргуҗа авылы
Фото Архивтан алынды