- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Озын гомерле әби- бабайлар –авылның горурлыгы ,яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе.Зиганшина Рәйсә Әбүбәкер кызы1928 елның 29 октяберендә Беренче май районы Иншар авылында икенче бала булып дөньяга килә .Рәйсә Әбүбәкер кызының да гомер юлы сикәлтәсез ,җиңел генә үтми тормыш авырлыгы, кияргә кием булмау сәбәпле дүрт классны гына тәмамлый ала. Яшлегенең иң матур еллары сугыш елларына туры килгәнгә өйдәге вак -төяк эшләр ,сеңелләрен тәрбияләү,хуҗалыкны алып бару аның җилкәсенә төшә.Әнисе юашрак булганга әтисе Әбүбәкер кебек кискен, бик күпкә әрсез,оста исәп-хисаплы булганга күрә әлеге вазифаны уз өстенә алырга мәҗбүр була .Шулай булмый мөмкин дә түгел әтисе Әбүбәкер Бөек Ватан сугышы кырында,әнисе кулында берсеннән берсе кечкенә балалар .Әле 16 яшедә тулмаган Рәйсә Әбүбәкер кызына гаилә һәм фронттагы әтисе өчен диеп колхозда эшләү,урман кисәргә йөрүләр ,тегермән буасында боз чабулар ,кырдагы барлы –юклы уңышны җыярга йөрүләр ,болында мич ягып бодай киптерүләр,төннәрен кырда караул тырулар ,тубал асып кырда бодай чәчүләр,хәттә Иншар авылы башында окоп казу эшләрендә дә катнашырга да туры килә аңа.Ләкин хезмәттән бигрәк кыш көне туңып кайтып аякларында йөри алмаслык хәлгә килүе ,абыйсының сугышта югалу турында хәбәр алулары,әтисенең сугыш кырында хәбәрсез юугалуы яшь кызның йөрәгендә төзәлмәслек яра булып кала .Сугыштан соңгы авыр еллар ,кияргә кием ,ашарга ризык булмаса да яшьлек еллары үзенекен итә. Рәйсә Әбүбәкер кызын Түбән Абдул егете Габделәхәт Хәсәнша улы бик яратып күз салып йөри. Узенә кияүгә чыгарга сорагач Рәйсә корт кисеп минем кияргә киемем юк ди .Яратуы көчле булган егетне кием юклыгы куркытмый ул, яраткан кешесен “паласка этереп” 1950 елның көзендә Түбән Абдул авылына килен ясап алып кайта .Менә шул көннән ике яшь йөрәк гаилә корып кулга –кул тотынып Красноярск якларына шахтага эшкэ чыгып китәлэр.Кайларга гына китсән дә туган җирне сагынулары аларны туган якларына Түбән Абдулга кайтырга мәҗбүр итә.Эшкә уңган әлеге гаилә монда да югалып калмй, җиң сызганып колхозда эшли башлыйлар .Габделәхәт Хәсәнша улы белән 60 ел гомер итеп,ике кыз өч ул үстерәләр.Бүгенге көндә 95 яшен тутырган тыйнак ,зирәк акыллы,ак күңелле Рәйсә Әбүбәкер кызының авылдашлары ,туганнары ,күршеләре алдында абруе зур . Балалары өчен ул кадерле әни ,оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Ничек кенә булмасын бүгенге тормышыннан бик кәнәгатъ әбекәй.Шулай булмыйни ,җылы өе,табын тулы сые бар .Таяныр терәге кызы һәм кияүе янәшәсендә .Ә балалары һәм оныклары бу йорттның еш кунаклары ,әниләренең әбиләренең хәлен белешеп кенә торалар.Юбилей көнедә Рәйсә Әбүбәкер кызына сәламәтлек ,җан тынычлыг, киләчәктә дә якыннары янәшәсендә бәхетле картлык кичерүен теләп калабыз.