- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Озын гомерле әби-бабайлар – авылның горурлыгы, яшь буын өчен батырлык һәм сабырлык өлгесе. Насретдинова Фәния Зыяк кызының да гомер юлы сикәлтәсез, җиңел генә үтми. Бөек Ватан сугышы башланганда Фәния Зыяк кызына бары тик ун яшь кенә була. 1942 елның декаберендә әтиләре сугышка китә, әниләре Факыя апа кулында өч бала, дүртенчесенә авырлы булып кала. Фәния апага балалыкның иң матур чорында ачлыкны, ялангачлыкны да күрергә туры килә. Яшьли әнисе белән бергәләп колхозның төрле эшләрендә катанашу, урман кисүләр, барыннан да бигрәк, сугышка киткән иң якын кешесе әтисен югалту ачысында татырга туры килә.
1952 елда Фәния Зыяк кызы Елховой табиблек амблаториясенә эшкә керә. Амбулаториянең баш фельдшеры Сайбә Касыймовна белән бергәләп авыруларга ярдәм итү, мич ягу, идән юу эшләрен башкарырга туры килә аңа.
1957 елның 2 февралендә Насретдинов Габдулла белән тормыш корып җибәрә. Тормыш иптәше Габдулла абый белән илле биш ел гомер итеп, ике кыз һәм ике ир-бала үстерәләр. Бүгенге көндә 90 яшен тутырган тыйнак, зирәк акыллы, ак күңелле Фәния Зыяк кызының авылдашлары, туганнары, күршеләре алдында абруе зур, балалары өчен ул кадерле әни, оныклары һәм оныкчыклары өчен хөрмәтле әби. Ничек кенә булмасын бүгенге тормышыннан бик кәнәгать ул. Шулай булмыйни җылы өе, табын тулы сые бар. Таяныр терәге балалары бу йортта еш кунак, әниләренең хәлен белешеп кенә торалар. Балары шәһәр җирендә яшәсәләрдә Фәния Зыяк кызы бүгенге көндә ялгыз түгел, аңарга көнкүреш эшләрендә социаль хезмәткәре Зуфарова Исламия Фазыл кызы ярдәм күрсәтә. Юбилей уңаеннан Фәния Зәлак кызы йортына барып музей хезмәткәрләре, Түбән Абдул авылы ветераннар советы председателе, мәдәният йорты директоры, китапханә җитәкчесе аңа сәләмәтлек, җан тынычлыгы киләчәктә дә якыннары янәшәсендә бәхетле картлык кичерүен теләп котлап кайттылар.
Текстны төзүче Минибаева Марьям Асадулла кызы, Халиулла Әхмәтшин исемендәге Елховой авылы тарихы музее хезмәткәре.
#almetkraeved
#upravleniekultury_almet
#musey_maktama
#MuseumElhovo
#muzeifatikhakarimi