- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Корпункт:
Күптән түгел Дала Йорткүл һәм Никольск авылында яшәгән Хәлимә апа Зарипова белән Евдокия Алексеева туксан яшьлек юбилейларын билгеләп үттеләр.
Район җитәкчелеге исеменнән тыл хезмәтчәннәрен район башлыгы урынбасары Мансур Гыйматдинов, авыл җирлеге җитәкчесе Гөлинә Кәримуллина һәм Евгений Синицин, башкарма комитет җитәкчесе Валерий Осокин котлады.
Ветераннарга РФ Президенты Владимир Путин исеменнән котлау открыткалары, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар, авыр тормыш юлы үтеп, намуслы хезмәт итүләре өчен аларга зур рәхмәт белдерделәр.
Чыннан да, ветераннар язмышына сынаулар күп туры килә. Сугыш елларында аларны окоп казырга җибәрәләр, кыш буе урман кисәргә йөриләр. Сугыштан соң Хәлимә апа ике улын ялгыз үстереп аякка бастыра, аларны тәртипле кешеләр итеп тәрбияли. Мансур, мәсәлән, төзелеш институтын тәмамлап, озак еллар җитәкче урыннарда эшли. Ни кызганыч, Рәүфе генә кыска гомерле була. Хәлимә апа туган хуҗалыгында тырышып эшли, йорт-җирен тәртиптә тота, терлек-туар асрый. Уңган-булган Хәлимә апаны күршеләре, авылдашлары хөрмәт итә, оныкларын һәм оныкчыкларын һәрвакыт көтеп ала.
Дүрт бала тәрбияләп үстергән, Бөек Ватан сугышы катнашучының тол хатыны Евдокия Николаевна турында да бары тик мактау сүзләре генә әйтергә була. Ул гомере буе потребкооперация тармагында эшли, Әле пенсиягә чыккач та ун ел хезмәт куя. Аңа да улын югалту кайгысын кичерергә туры килә. Хәзер Евдокия Николаевна ялгыз яши, аның җиде оныгы, оныкларының да унбер баласы бар.
Зур тормыш юлы үткән бу ике ветеран да олы хөрмәткә лаек. Алар хәзер дә ялгыз түгел, балалары һәм оныкларының игътибарын тоеп, тормыштан ямь табып яшиләр.