Корпункт:
Бөек Җиңүнең 72 еллыгы якынлаша. Шул уңайдан Әтнә районы үзәгендә дә "Үлемсез полк" узачак.
9 май көнне бәйрәм иртәнге якта техникум янындагы обелиск янында, венок кую белән башланып китәчәк. Ветераннарыбызны котлаганнан соң, аларны машиналарга утыртып, район үзәге бунча "Үлемсез полк" уза. Район халкын быел да "Үлемсез полк"та катнашырга чакырабыз. Батырларның исеме мәңгелек…
Бөек Җиңү көнен матур итеп каршылыйк.