- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Олы Әтнә авылында яшәүче Фәрзәнә Зиннәт кызы Саттаровага 90 яшь тулды.
Аны олы юбилее белән район советы аппарвты җитәкчесе Гөлнара Галәүтдинова, районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Әминә Галиева, Олы Әтнә авыл җирлеге башлыгы урынбасары Резеда Маликова котлады.
Заманында данлыклы саналган “Игенче” колхозы рәисе Әдһәм Сәмигуллинның бертуган апасы ул.
-Табигать кочагында урнашкан Җилгелде авылында ишле гайләдә туганмын. Биш бертуган:3 кыз һәм 2 ир бала үстек. Гаиләдә өченче бала идем, ә бүгенге көндә мин генә исән-сау,-дип көрсенә.
Әйтүенчә, яшьлек чоры бик җиңел булмаган. Аеруча, сугыш елларын башын чайкап, авыр сулап искә ала.
-Нинди авыр эш бар, барысын да эшләдем,-ди. Урак та урган, печән чапкан, лобогрейкада да эшләгән. Җилгелдедә кибеттә сатучы хезмәтен башкарган. Олы Әтнәдә гомер буе колхозда көч куйган. Күршеләре, авылдашлары бик нык хөрмәт иткәннәр үзен. Әле дә шулай. Үзе дә барлык белгән, аралашкан дусларын, авылдашларын, танышларын хөрмәт белән телгә ала.Кыскасы, тирә-яктагылар сокланырлык итеп гомер кичергән, һәр эшне җиренә биткереп, яшь буынга үрнәк булырлык итеп башкарган.
Бүгенге көндә Олы Әтнәдә килене Рәмзия, оныгы Рәзинә һәм кияве Фәнзил тәрбиясендә, оныкчыкларына куанып яши. Язмышның аяныч минутлары да күп шул-ике улы вафат булган. Кызы Рузалия- Әйшияз авылында тормышта.
-Ни генә булмасын. Тормышымнан канәгать мин. Хәзер рәхәттә яшибез. Балаларым да янәшәмдә: “Әби, ни кирәк?” дип өзелеп торалар. Соңгы елларда аеруча рәхәт, -дип елмая юбиляр.