- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- РЎРєРѕРїРСвЂВВВВВВВВровать ссылку
Батырлык-ярдәм итәргә,кемнеңдер гомерен саклап калырга кирәк булган минутларда куркусызлык күрсәтү сәләте, Батырлык, патриотиклык, хөрмәт, куркусызлык бу сүзләрне нәрсә берләштерә? Солдат, гади совет солдаты.Нәкъ менә шундый сыйфатларга Бөек Ватан сугышы вакытында бабаларыбыз булган.Алар барысы да патриотлар булганнар,бернәрсәгә карамастан, бергенә максат куйганнар — үз Ватанын саклау,оныкларына һәм оныкчыкларына тыныч тормыш тәэмен итү. Безнең бабаларыбыз шундый иде,без дә шундый булырга тиеш! Хәрби патриотик тәрбия Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елхово авылы тарихы музее өчен иң мөһим бурычларның берсе. Максатыбызга ирешү өчен, без музей дәресләре, мастер-класслар, төрле чаралар һәм яшьләрнең йөрәкләрендә патриотизм рухын саклауга юнәлдерелгән интерактив дәресләр үткәрәбез. Безнең музей фондларында Бөек Ватан сугышы темасына бермеңнән артыкчын экспонат саклана,алар арасында Документлар,тәңкәләр,фотолар,хатлар,хәрби грамоталар,хәрби киемнәр,сугыш кырыннан китерелгән әйберләр аерым урын алып тора.Күп санлы экспонатлар безнең кунакларга мөмкин кадәр күбрәк кызыклы экспонатларны күрәлсен өчен күргәзмә залларында ими яңартуны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Сугышчан Дан залы буйлап экскурсия вакытында балалар макетларны карыйлар, хатлар укыйлар,әби-бабайларының фотоларын эзлиләр, ир-ат ярдәменнән мәхрүм калган хатын-кызларның балалары белән ничек исән калулары,солдатларга шундый вакытта җиңүгә кадәр барып җитәргә нәрсә көч биргән, дигән сораулар бирәләр. Үз Ватанын, анда яшәүче кешеләрне яраткан, хөрмәт иткән, кадерләгән, шулай ук аны теләсә кайсы вакытта якларга һәм кайгыртырга омтылган үсеп килүче буын Ватан өчен горурлык!
Хәлиулла Әхмәтшин исемендәге Елхово авылынын музее.