Низамов Әбелгата Ярулла улы 1894 нче елда Беренчемай районы Иске багряҗ- Елховой авылында туган.
1920 нче елда авылдашы Дөләвкәр Илалетдин кызы белән гаилә корып җибәрә, ә инде
1921 нче ачлык елны аларның беренче балалары, Зөхрә туа.
Әбелгата Ярулла улы Елховой авыл базарында вак – төяк эйберләр сату белән шөгелләнә. Ә 30 нчы елларда гаиләсен туйдырыр өчен Якутиянең алтын присскасына эшкә китә.Ул вакытта инде аларның биш балалары була.
Бөек Ватан сугышы башлануы турындагы хәбәрне ишеткәч, Низамов Әбелгата тиз генә туган якларына юнәлә. Авылга кайтканчы, Чирмешән военкоматына кереп сугышка алуларын сорап ирекле рәвеәштә гариза яза. Аңа өенә кайтып хатынын һәм балаларын күреп саубуллашырга өч көн вакыт бирелә.
Низамов Әбелгата Ярулла улы сугышка чыгып киткәндә каерылып – каерылып туган авылы Елховойга карый, күрәсең бу саубуллашу соңгысы булуын күңеле сизгәндер. Авылдан киткәндә алар;- дошманнарны тиз арада тар – мар итәбез дә ел тулганчы кайтып та җитәрбез дип әйтеп китәләр, әммә сугыш бик озакка сузыла.
Низамов Әбелгата 1945 елның апрель башларында гаиләсенә язган хатында, сугыш ахырына якынлаша, озакламый кайтырбыз дип язган була. Ә 1945 елның 10 маенда Кенсберег шәһәрендә алган авыр яраларыннан хәрби госпитальдә хәлак була.
1947 нче елда Низамовлар гаиләсенә Әбелгата Низамовның сугышчан дусты кайтып хатыны, балалары һәм туганнарына аның сугышта күрсәткән батырлыклары турында сөйли.Һәм иң аянычы 1945 елның 9 маенда( Җиңү көнендә) алар Кенсберег янындагы кырдан барганда минага эләгеп шартлаулары була..Иптәшенең яралары күп булмый, ә менә батыр йөрәкле Низамов Әбелгата Ярулла улы тулысынча кан өчендә була.
Бүгенге көндә авылылыбыз батыры Низамов Әбелгата Ярулла улы Калининград шәһәре янындагы туганнар каберлегендә җирләнгән. Аның тол калган хатыны, Дөләвкәр Илалетдин кызы алты баланы; өч егет һәм кызны бер үзе тәрбияләп аякка бастыра.
Текст авторы: М.М.Газизова
