Наласада гомер итүче Мөнәвәрә апа Шәрәфиева шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Бүгенге рәхәт тормышка, балаларының исәнлек–саулыкларына, игелекле булуларына, алар белән бер өстәл артында утырып, туган көнен билгеләп үтә алуына сөенеп туя алмый ул.
Егерме бишенче елгыларның язмышы акка кара белән язылган кебек, ап–ачык. Җиткән кыз яки егет булып җитешеп кенә килгәндә, илдә сугыш башлана. Тормышның матур ягын гына күреп, мәхәббәт утында янып яшисе урынга егетләргә кулларына корал алып яу кырына керергә, кызларга тыл авырлыкларын кичерергә туры килә. Сигез балалы ишле гаиләдә төпчек бала булып үскән Мөнәвәрә язмышында да сугыш эзен калдыра. Җиденче сыйныфны тәмамлау белән, 14 яшеннән колхозда эшли башлый кыз. Аннан урман кисәргә җибәрәләр.
– 11 ел буена урман кистем, вагонга агач төядем мин. Молотов шәһәренә кадәр барып эшләдем. Алты ай буена биш кыз, бер егет урманда яшәп агач кистек. Кыш буе. Ачы салкыннары, ачлыгы үзәккә үтте, – ди Мөнәвәрә Шәрәфиева. – Сугыш безнең гаиләне дә читләтеп үтмәде, өч абыем яу кырында ятып калды, берсе яраланып кайтты.
1952нче елны фронттан кайткан авылдашы Муллахмәткә кияүгә чыга кыз. Башта колхозда эшли, аннан 15 ел балалар бакчасында.
– Матур яшәдек, Аллага шөкер. Ике улыбыз, бер кызыбыз туды. Кызганыч, йөрәк җәрәхәтем булып, олы улым вафат булды, – ди тыл ветераны. – Хәзер менә улым Гомәр белән киленем Родалия тәрбиясендә яшим, Арчадагы кызым Гөлфирә һәрчак янымда. Оныкларым, оныгымның баласы бар. Бүгенге тормышымнан бик канәгать мин.
Тыл ветераны Мөнәвәрә Шәрәфиеваны 90 яшьлек юбилее белән котларга халыкны социаль яклау идарәсе җитәкчесе Илдус Әһлиев килгән иде. Ул тыл ветеранына Россия Президентының, район җитәкчесе Илшат нуриевның котлау хатларын, бүләкләр тапшырды.
Гөлсинә Зәкиева
