Корпункт:
Күптән түгел Сарман районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музееның фонды тулыланды. Татарстан АССРның Атказанган мәктәп укытучысы, күп еллар Сарман районының мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгән һәм лаеклы ялга чыкканчы Сарман урта мәктәбенең директор вазифасын үтәгән Антипов Марс Семёнович үзенең әтисе – Антипов Семён Василиевичның фронттан язган хатларын, документларын һәм фотосүрәтләрен тапшырды. Семён Василиевич Бөек Ватан сугышына киткәнче укытучы, мәктәп директоры ярдәмчесе, мәктәп директоры, Сарман район мәгариф бүлеге мөдире булып эшли.
