Published on Виртуальный музей Великой Отечественной войны Республики Татарстан (https://tatfrontu.ru)

Home > Музейга уникаль экспонатлар тапшырылды

Музейга уникаль экспонатлар тапшырылды

Корпункт: 
Сармановский

Күптән түгел Сарман районының Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү музееның фонды тулыланды. Татарстан АССРның Атказанган мәктәп укытучысы, күп еллар Сарман районының мәгариф бүлеге мөдире булып эшләгән  һәм лаеклы ялга чыкканчы Сарман урта мәктәбенең директор вазифасын үтәгән Антипов Марс Семёнович  үзенең әтисе – Антипов Семён Василиевичның фронттан язган хатларын, документларын  һәм фотосүрәтләрен  тапшырды. Семён Василиевич  Бөек  Ватан  сугышына  киткәнче  укытучы, мәктәп директоры ярдәмчесе, мәктәп директоры, Сарман район мәгариф бүлеге мөдире булып эшли.

Опубликовано 10 December, 2015 - 14:20 пользователем Хамитова Гузель

Source URL (modified on 10/12/2015 - 14:20):https://tatfrontu.ru/tt/news/muzeyga-unikal-eksponatlar-tapshyryldy