МӨХӘММӘТШӘРИПОВМӨХӘММӘТДИН МӨХӘММӘТШӘРИП УЛЫ-
БӨЕК ВАТАН СУГЫШЫ ВЕТЕРАНЫ.
1914 елның 2 апрелендә Әлмәт районы Миңлебай авылында крестьян гаиләсендә туган.Белеме-3 класс.Хезмәте- тракторчы.1936 елны Кызыл Армия сафларына алына.Шул ук елда Хасан күле янында япон басып алучыларына каршы сугышта катнаша.Исән- сау кала.Аннан соң,Ворошилов шәhәрендә шоферлыкка укый. Машинасы белән сугыш коралларынташый.1938 елда хәрби хезмәтен тәмамлап,авылга кайта.Авылның колхозында шофер булып эшли башлый. 1941 елның 22 июнендә “Октябрь”колхозына кайткан беренче полуторка (колхоз машинасында) белән шофер булып (иң беренчеләрдән) сугышка китә.Бөгелмә шәhәренә барып җиткәч,машиналарны эшелонга төииләр.Бөгелмәдән соң,Мәскәүгә юл тоталар.Мәскәүдә машиналарга орудияләр беркетәләр.Аның машинасына самолетка ата торган орудие куялар.Сугыш юллары буйлап,Мәскәүдән Смоленск ягына җибәрәләр.Смоленск шәhәрендә оборонада торалар.Соңыннан аларны Минск шәhәренә алып баралар.Бераздан аны алгы сызыкка җибәрәләр.1942 елның 1 февралендә Вязьма шәhәре янындагы сугышта аның машинасы да бомбага эләгә. 20 кешенең 7 яралана,калганнары hәлак була.Мөхәмәтдин бабай да яралана,яралы килеш ул әсирлеккә эләгә. Немецлар әсирләрне төяп лагерьга, Польшага җибәрәләр.Әсирлектәге авыр хезмәтне,ачлыкны hәм мыскыл итүләрне ул бик зур түземлек белән кичергән.1945 елның февралендэ,сугышның соңгы аенда,Франция армиясе аларны әсирлектән коткара.1941 елдан алып,1943 елга кадәр Украина hәм Белоруссия фронтларының составында, 303 номерлы зенит артиллериясендә, шофер булып хезмәт итә.Сугыштан соң,Мөхәммәтдин бабай Сталинград шәhәрен җимерекләрдән,торгызуда эшли.1946 елда, салкын тидереп авырый башлый hәм ниhаять, Миңлебай авылына кайта.Авылда 30 ел буе механизатор булып эшли.Сугыштагы батырлыклары өчен,бик күп медальләр hәм орденнар белән бүләкләнә.Үзенә тормыш иптәше итеп,Иске Әлмәттән Мәрьям исемле кызны алып кайта. Алар бергә 67 ел буе тормыш итәләр.Биш бала үстерәләр,балалары: Зилә,Фаиз,Әхмәт,Рәхилә,Әльфия.2004 елның 13 январенда Миңлебай авылында вафат була.Тормыш иптәше, Мәрьям апа 2004 елның 17 январенда вафат була.Икесе дә Миңлебай зиратында җирләнгән.
Мухаметшарипов Мухаматдин Мухаметшарипович
Корпункт: